Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында моңарчы күрелмәгән саклану чаралары кертелә

Коронавирус белән бәйле вәзгыять көннән-көн катлаулана. Мондый шартларда яшәү рәвешен бик нык үзгәртергә, көн таләбенә туры китереп оештырырга кирәк.

Кешеләр күп килә торган оешма-учреждениеләрдә нинди саклык чаралары күрелә? Аларның эшчәнлеге ничек корыла? Сорауларыбыз социаль хезмәтләр җитәкчеләренә адреслана.

 

Алмаз Хәмитов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе:

–Хәл катлаулану белән бүлектә саклану чаралары күрдек. Хезмәткәрләребез инструктаж үтте, алар килүчеләрне кабул иткәндә, медицина маскасы киеп эшлиләр. Бина даими җилләтелә, бүлмә-коридорларны зарарсызландыру матдәләре кулланып эшкәртәбез-юабыз. Ишек төбендә кизү торучыбыз килгән-киткән кешеләргә кулларны дезинфекцияләргә тәкъдим итәбез. Авылларда эшләүче социаль хезмәткәрләребез өлкән яшьтәгеләрне кайгырта: аларга вәзгыятьне аңлаталар, урамга чыгып йөрмәскә, кешеләр күп булган җиргә бармаска киңәш итәләр. Әби-бабайлар өчен бу авыру бигрәк тә куркыныч бит, шунлыктан аларны игътибар үзәгендә тотабыз.

 

Евгений Васяйчев, Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты директоры:

–Без моңарчы күрелмәгән саклану чаралары кулланабыз. Интернат карантинда, килүчеләрне кертмибез, үзебезнекеләрне чыгармыйбыз. Бер эшмәкәр белән килештек, кемгәдер нидер сатып алырга кирәк икән, заказ бирәбез дә, ул атнага ике тапкыр китерә товарын.

Санитария таләпләрен үтибез. Коридорлардагы мониторда коронавирус хакында роликлар күрсәтелә.

Интернатта яшәүчеләрнең сәламәтлеген 4 шәфкать туташы даими тикшереп торалар. Янәшәбездә Юхмачы амбулаториясе табиблары булу да әйбәт. Персоналның сәламәтлеге дә контрольгә алынган. Бездә яшәүчеләр бу чараларның мөһимлеген аңлап, таләпләрне катгый үтәргә тырышалар.

 

Ирек хәзрәт Сәлахиев, район мөхтәсибе:

–Мөфтият тарафыннан  пандемия шартларында ничек эшләү кирәклеге хакында аңлатма килде. Саклану чаралары хакында вәгазьләр сөйлибез. Билгеле, мөселманнарга мәчеткә килмә, дип әйтмибез, әмма мондый вакытта өйдә генә намаз укып дога кылырга теләгән кешене дә яхшы аңлыйбыз. Авылларда балаларга, олыларга ислам нигезләрен укытуны вакытлычы туктаттык.

Сабыр булыйк, дин кардәшләребез, Аллаһы Тәгаләдән иман байлыгы, иминлек өмет итик.

 

Гөлүсә Галиева, Татар Борнае ФАП мөдире:

–22 мартта авылыбызга Үзбәкстанда кунак булган өлкән яшьтәге ир белән хатын әйләнеп кайтты. Алар үзләрен әйбәт хис итсәләр дә, көн саен сәламәтлекләрен тикшереп торабыз. Алар пенсионерлар инде, беркая да чыгып йөрмиләр. Ун көн үткәч, анализларын хастаханәгә җибәрәчәкбез. Әлегә барысы да әйбәт.

 

Рифкать Билалов, Саклык банкы офисы җитәкчесе:

–Әлегә клиентларга хезмәт күрсәтеп киләбез. Бөтен санитария-гигиена таләпләре үтәлә. Без әлкилеләргә онлайн-банк хезмәтеннән файдаланырга киңәш итәбез. Аның мөмкинлекләре күп, өйдән торып та күп нәрсәне эшләп, түләүләрне карточка белән башкарып була. Офиста бу турыда белдерүләр элгән. Өч хезмәткәребез турыдан-туры акча белән эш итә. Алар кулларын даими зарарсызландырып торалар. Ә менджерлар медицина маскасы киеп эшлиләр.

 

Ришат Хәлиуллин, ветераннар һәм пенсионерларның җирле оешмасы рәисе:

–Хәл гаять катлаулы. Коронавирус йоктыру куркынычы бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә яный, диләр белгечләр. Шуңа күрә әби-бабайларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: өлкәннәргә хас сабырлык, түземлек күрсәтеп, бу сынауны имин генә үтик. Өйләрдән чыгып йөрмәскә кирәк. Авылда бу җәһәттән уңайрак, йорт, бакча бар. Язгы мәшәкатьләр дә күңелсезләнергә бирмәс. Ә ниндидер эш-йомыш бар икән, һәр авылда волонтерлар бар, аларга мөрәҗәгать итик. Сәламәтлек, иминлек телим, чордашлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев