Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында наркоманиягә юл юк!

Наркомания – кешенең үзе өчен дә, җәмгыять цчен дщ куркыныч чир. Ул шәхесне бөтенләй юкка чыгарырга мөмкин.

Ялган, җинаять кылулар, гаиләләр җимерелү, үлемгә китерүче авырулар барысы да наркомания юлдашлары. ВИЧ йоктыручыларның 70 проценты диярлек үлемгә китерүче вирусны наркотиклар куллану нәтиҗәсендә эләктерә. Шуның өстенә бит әле наркоманнарның уртача яше дә 30 гына ел. Бусы инде  җәмгыятьнең яшәешенә кизәнү дигән сүз, чөнки бу яшьтәге кеше гаилә корырга, нәсел калдырып, балалар үстерергә тиеш.

Наркоманияне дәвалау күп вакыт нәтиҗә бирми, шуңа күрә аны кисәтү шулкадәр мөһим. Һәм монда инде төп рольне гаилә уйнарга тиеш: ата-ана баласына сәламәт яшәү үрнәге булсын. Гаиләдә бер-берсенә ышаныч, дустанә мөнәсәбәтләр булганда гына  наркоманияне кисәтү мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, безнең илдә наркотикны беренче тапкыр 14 яшьләрдә кулланып карыйлар. Димәк, бу яшьтә үсмердә наркотик кулланудан берсүзсез баш тарту позициясе тәрбияләнгән булырга тиеш. Шул чакта гына кешенең киләчәгенә наркомания янамас дигән өмет бар.

Кызганычка каршы, наркотиклар кулланып тормышларын агулаучылар бездә дә юк түгел – үзәк хастаханә поликлиникасының наркология кабинетында 12 кеше исәптә тора. Аларның дүртесе исәпкә яңарак кына алынды (өчесе Базарлы Матактан, берсе Юхмачыдан). Авырулар республика наркологик диспансерында диагностика узды. Алар белән бергә психо-терапия коррекциясе үткәрелә. Бу чараның максаты авыруны үз теләге белән наркотиклар кулланудан баш тартырга күндерү.

Наркологрик хезмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – профилактик эшне киң җәелдерү. Бу максаттан чыгып белгечләр белән семинарлар, яшүсмерләр арасында әңгәмәләр үткәрелә. Аңлату эше алып барыла. Үткән киңәшмәбездә генә әле табиб-нарколог Евгения Ковалева “Яшь имәннәр” лагерында шундый әңгәмә онештырып, балаларга наркәтик куллануның ничек куркыныч икәнен аңлатты, аңлаешлы, үтемле булсын өчен мультфильм да күрсәтте.

Җәйге каникулларда балалар олылар контроленнән “иреккә” чыга. Әти-әниләр ул-кызларына күз-колак булып, аларның вакытны ничек уздыруларын белеп торсыннар иде. шул чакта гына аларны наркомания дигән бәладән саклый алырбыз.

 

Равилә Әхмәтшина,наркология кабинеты шәфкать туташы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев