Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында наркотиклар куллану сәбәпле 25 кеше исәптә тора

Ел башыннан бирле районда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле ике җинаять эше кузгатылган

 

Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында наркотик матдәләр куллану сәбәпле  25 кеше исәптә тора. Аларның җидесе быел күзәтүгә алынган. Кызганыч, наркотик кулланып исәпкә алынучылар саны арта бара. Бу яман күренешнең таралуына юл куймау, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында әнә шул мөһим мәсьәләләр каралды.
Утырыш эше белән аның рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Чарада шулай ук район прокуроры Руслан Гыйзәтов катнашты.
Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ринат Зыятдинов хәбәр итүенчә, ел башыннан бирле зур күләмдәге  наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле рәвештә ике җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләренең оператив-эзләү эшләре алып баруы нәтиҗәсендә  Базарлы Матакта яшәүчеләр хуҗалыкларында наркотик матдә – марихуана табылган. 
Әйтергә кирәк, наркотиклар куллану сәбәпле күзәтү астында торучыларның да күпчелеге (13 кеше) – Базарлы Матак кешеләре. Бу яман гадәткә хирысланучылар арасында шулай ук Юхмачы, Сихтермә-Хузангай, Иске Алпар, Иске Матак, Чиябаш, Әхмәт, Карга, Кошки, Югары Әлморза авылларында яшәүчеләр бар. Дөрес, боларның берничәсе, район авылларында теркәлгән булсалар да, төрле шәһәрләрдә яшиләр икән.
Ринат Зыятдинов наркотикларны законсыз саклау, әзерләү, сату һәм куллану фактларын  ачыклау  максатында ел дәвамында “Притон”, “Мәк”, “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит” махсус операцияләрен үткәрүне планлаштыруларын  әйтте. Ул шулай ук балалар һәм яшьләр, элек хөкем ителгән бәндәләр  белән профилактика эшен көчәйтү зарурлыгын ассызыклады. 
Әлбәттә, наркотиклар белән көрәштә профилактика эше – иң мөһиме. Утырышта чыгыш ясаучыларның һәркайсы моны билгеләп үтте. Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова балалар белән әлеге юнәлештә алып барыла торган тәрбия чаралары хакында тәфсилләп сөйләде. 
Наркотикларга каршы эшне без укучылар, ата-аналар, сыйныф җитәкчеләре һәм фән укытучылары белән алып барабыз. Өстәмә белем бирү челтәрен үстерүгә, спорт чаралары оештыруга, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләүгә зур игътибар бирәбез,–ди директор. 
Мәктәптә тәмәке тартуны кисәтү проблемасы актуаль булып кала икән. 8-9 сыйныфлардагы кайбер укучыларның тәмәке көйрәтү очраклары күзгә чалынган. Бу җәһәттән үсмерләр һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр, профилактика чаралары үткәрелгән.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илмир Шәфиев атна саен  күп кеше катнашында спорт чаралары үткәрүләре хакында әйтте. “Гадәттә спорт ярышлары район үзәгендә уздырылса, соңгы вакытта авылларда да төрле бәйгеләр оештыра башладык”,–ди ул. 
Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова чыгышы да авыл халкы, бигрәк тә яшьләр арасында наркотикларга каршы алып барыла торган профилактика эше турында булды. Бу авыл җирлегендә наркотиклар кулланып исәпкә алынучылар юк. Полиция хезмәткәрләре үткәргән рейдлар вакытында кыргый киндер үсү очраклары да ачыкланмаган. 
Район башлыгы Александр Никошин комиссия әгъзалары алдына җитди бурычлар куйды. 
Наркотик я психотроп матдәләрне саклавы яисә куллануы ачыкланган кешеләрнең гаиләләре белән дә кызыксынырга кирәк. Балалары булса, аларны яман тәэсиргә эләгүдән аралау зарур. Гомумән,  балаларны, яшьләрне наркотиклар тозагыннан саклау бик мөһим. Моның өчен аларны файдалы эш, кызыклы шөгыль белән җәлеп итү мәслихәт. Бездә бит моңа мөмкинлекләр җитәрлек. Спорт объектлары, музыка мәктәбе, китапханәләр бар, балалар иҗат йортында төрледән-төрле түгәрәкләр эшли. Үсмерләрне бары кызыксындыра, эшне оештыра белергә кирәк. Иң мөһиме – эшебезнең уңай нәтиҗәсе булсын,–дип басым ясап әйтте  район башлыгы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев