Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ноябрь аеның беренче һәм соңгы туе булды

 Бүген, 30 ноябрьдә, Базарлы Матак ЗАГС бүлегендә ноябрь аенда беренче никах теркәлде.

 

Әлеге пар – Югары Әлкидән Альфред Шәрапов һәм Чуаш Кичүеннән Илүсә Хәмидуллина. Кияү белән кәләш икесе дә 21-22 яшьлекләр. Альфред бертуган Шәхетдиновлар предприятиесендә, Илүсә Юхмачы икмәк салу пекарнясында хезмәт куялар. Димәк районыбызда төпләнеп калучы тагын бер гаилә пәйдә булды.

Альфред белән Илүсәне бу шатлыклы көннәре белән котлыйбыз. Бәхеттә, шатлыкта яшәсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев