Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында оештырылган “Танышулар клубы”на ешрак 30 яшьтән өлкәнрәкләр мөрәҗәгать итә

​​​​​​​2016 елда район мәдәният йорты каршында “Танышулар клубы” оештырылган. Аны мәдәният хезмәткәрләре Людмила Емельшина һәм Эльвира Зыятдинова җитәкли.

 

Кыяр-кыймас кына башланган эшнең күңелле нәтиҗәләре дә бар инде: шушы чорда клуб ярдәмендә танышкан һәм гаилә корган парлар саны дистәгә якынлаша. “Алар күбрәк тә. Әмма олы яшьтәгеләрнең барысы да никахларын рәсмиләштерергә ашыкмый”–дип аңлата Людмила Емельшина.

“Танышулар клубы”на ешрак 30 яшьтән өлкәнрәкләр мөрәҗәгать итә икән. Клубчылар ялгызлар өчен кичәләр уздыралар, бер-берсе белән танышу мөмкинлеге тудыралар. Шунысы кызык: тормыш иптәше эзләүчеләр ешрак ир-егетләр икән бит! Кайчак хатын-кызлар да инициатива күрсәтә, я булмаса ялгыз егет я кызның әнисе, туганнары мөрәҗәгать итә...

–Соңгы вакытта гына да безнең ярдәмебез белән өч пар кавышты. Тагын бер ир-егет һәм хатын-кызга кәләш белән кияү эзлибез,–ди Людмила Геннадьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев