Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Парклар маршы-2019” Халыкара табигатьне саклау акциясе старт алды

Республикада, шул исәптән безнең районда “Парклар маршы-2019” табигатьне саклау акциясе башланды.

Әлеге Халыкара акция быел “Үсемлекләр һәм хайваннар яшәгән урыннарны саклыйк!” дигән девиз астында уза. Акциянең максаты – аеруча саклана торган табигать биләмәләренең экология әһәмиятенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, яшь буында туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү. Безнең районда “Парклар маршы” акциясен Спасский” заказнигы оештыра. Традиция буенча, быел да балалар арасында рәсем бәйгесе игълан ителә. Ул “Кызыл китап сәхифәләре” исеме астында узачак. Заказник туган як табигатен якын күргән һәркемне акциядә актив катнашырга чакыра. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев