Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында һәр көнне өлкән яшьтәге 8 кешене хастаханәгә алып киләләр

Сәламәтлек шундый нәрсә инде ул, кайгыртып, табиблардан тикшертеп тормасаң, какшап китәргә дә күп сорамый. Бигрәк тә яшең биш-алты дистә елны узып китсә. Әмма янәшәңдә булышыр кешең булмаса, авылыңнан шактый ерак урнашкан хастаханәгә барып җитүләре, үзеңә кирәкле табибта тикшеренүләре әби-бабайларга бик читен. Шуны аңлап, татарстанда “Өлкән буын” дигән проект гамәлгә ашырыла башлады. Асылы нидә соң аның? Ул бездә эшлиме?

–Әйе, 2 сентябрьдән башлап, без яше 65 тән узган ялгыз яшәүче ир-атларны һәм хатын-кызларны диспансер тикшерүе үтәр өчен район хастаханәсенә китерү белән шөгыльләнә башладык. Моның өчен безгә махсус җиһазландырылган машина бирделәр. Аңа берьюлы дүрт кешене утыртып була, тагын бер урын инвалид коляскасы кую өчен җайланган. Мондый “Лада-Ларгус” машинасын йөртүне тәҗрибәле шофер Александр Новиковка ышанып тапшырдык,–дип аңлатты яңа проектның эчтәлеген “Кайгырту” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Людмила Никошина. Аның әйтүенчә, бу машина һәркөн иртән 8 сәгатьтә графикта күрсәтелгән авылга чыгып китә, хастаханә белән авыллар арасында көненә ике рейс ясый.

“Кайгырту” үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлсирә Хәсәншина бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнә.

–Без Иске һәм Яңа Чаллы, Карга, Алпар, Түбән һәм Урта Әлки, Үргәгар, Кошки һәм башка авылларда ялгыз әби-бабайларны район хастаханәсенә алып килеп, медицина каравы үткәч, кире өйләренә кайтарып куйдык инде. Олылар мондый игътибарга бик шат, безгә дә, табибларга да рәхмәт әйтәләр,–диде ул, “Өлкән буын” проектының ничек эшләп китүе турында сөйләп. Аның сүзләрен махсус машина шоферы Александр Новиков та җөпли:

–Бик әйбәт чара уйлап тапканнар. Көн дә олыларны хастаханәгә алып киләм, аннары өйләренә кайтарып куям. Һәр көн дә рәхмәт ишетәм. Барысы да канәгать мондый кайгыртуга.

Район хастаханәсенең поликлиника бүлеге мөдире Эллада Дюгеева әйтүенчә, биредә олы яшьтәге пациентларын урамда ук каршы алалар, чиратсыз-нисез кабул итәләр, тиешле белгечләргә күрсәтәләр.

–105 әби- бабай диспансеризация үтте. Өлкәннәрне без генә түгел, участок хастаханүләре, табиблык амбулаторияләре дә кабул итә бит,–диде ул.

“Өлкән буын” проекты 30 декабрьгә кадәр эшләячәк. Шул арада 1300 дән артык ялгыз яшәүче олылар диспансеризация үтәргә тиеш. Ә аннары, яңа ел башыннан, бу машинага башка эш йөкләмәкчеләр. Анысы да өлкәннәргә хезмәт күрсәтү белән бәйле булыр дип көтелә.

 

Минхарис Гайнетдинов, Алпар авылы:

–Исәнлегемә зарланмыйм үзем, шулай да тикшеренеп тору кирәк инде ул. Без бит авыл кешеләре, авыру бугазга ябышмаса, табиб янына ашыкмыйбыз. Ә монда шәфкать туташыбыз Матакка тикшеренергә барасыз, диде дә, безне машина белән килеп алып та киттеләр. Аяк авырта минем, йөрү ансат түгел. Шуңа күрә үземне коляскага утыртып табибтан табибка йөрттеләр, җиргә аяк та бастырмадылар.  Шундый хөрмәткә ничек рәхмәтле булмыйсың ди! Безне кайгыртучыларга Ходай сәламәтлек бирсен. Мин бик канәгать булдым, рәхмәт.

 

Рушания Кәлимуллина, Яңа Чаллы авылы:

–Бик әйбәт булды әле, юкса, мин үзем генә хастаханәдә йөри дә белмим. Безне бик матур машинага җайлап кына утырттылар. Район үзәгендә ак халатлы кызлар каршылады. Иң башта беләктән кан алдылар, йөрәкне яздырдылар. Кан басымым югары минем, аны үлчәп, дарулар билгеләде табиб. Күз басымына кадәр үлчәделәр! Флюорография дә үттек, хатын-кызлар табибында да булдык. Аннары, эшебез беткәч, безне шул ук машина белән өйләребезгә алып кайтып куйдылар. Бер чират көтмәдек, бик әйбәт булды, рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев