Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында республикабызның 100 еллыгы уңаеннан йөгерү бәйгесе узды

“Бәйрәмдәге кебек рәхәт, күңелле булды!” 29 июньдә Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында узган йөгерү бәйгесеннән таралышканда берәүнең шулай дип әйтүе ишетелеп калды.Республикабызның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән әлеге йөгерештә төрле яшьтәге йөздән артык кеше катнашты.

Фоторепортаж

Яңгырлардан соңгы саф һава, кояшлы җиләс көн дә ярышлар үткәрү өчен җай килеп торды. Мәктәп стадионына район үзәгеннән, авыллардан балалар да, олылар да җыелган иде. Йөгерешчеләр арасында җитәкчеләр дә булды.

Район башлыгы Александр Никошин һәркемне спорт белән дус булырга өндәде:

  • Физкультураның сәламәтлек нигезе булуы күптән мәгълүм. Алай гына да түгел, спорт белән дус булу кешене тәртипкә, дисциплинага өйрәтә, үз-үзенә ышаныч тәрбияли. Әйдәгез, көн саен спорт белән шөгыльләнергә вакыт табыйк. Менә бу ярышлар шуңа этәргеч булсын. Мондый бәйгеләрне без алга таба да еш үткәрәчәкбез,- диде.

Район башлыгы үзе дә спорт киемнәреннән килгән иде. Ул башкалар белән бергә күмәк йөгерештә дә катнашты.

Ә аннан соң төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым бәйгеләр башланды. Балалар – бер, олылар – ике километрга йөгерде. Әйтергә кирәк, ярышларның башыннан ахырына кадәр күтәренке рух хөкем сөрде, уен-көлке, шаярулар тынып тормады. Мондый күңелле ярыш мохите тудыруда комментатор Рифкать Сәгъдиевнең дә роле зур булды. Ул оста сөйләме, шаян һәм төгәл (меткий) репликалары белән ярышка ялкын өстәп, катнашучыларның кечкенә генә уңышларын да күтәреп алып, үсендереп, дәртләндереп торды. Ярышларны профессиональ дәрәҗәдә алып баруы белән ул күпләрнең финишка тизрәк килеп җитүенә дә сәбәпче булгандыр әле.

Менә иң җитез йөгерешчеләр ачыкланды. 10 яшькә кадәрге балалар арасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Руслан Яруллин һәм Алинә Камалетдинова беренче урыннарны алдылар. Яшьләр арасында Кошкидан Любовь Королева һәм Базарлы Матак мәктәбеннән Ильяс Садыйков җиңүче булдылар. 30-39 яшьләрдәге ир-атлар бәйгесендә Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Айдар Абдуллин, көндәшләреннән күпкә алга узып, финишка беренче килеп керде. Хатын-кызлар арасында исә “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Фәсаховага тиңнәр булмады. 40-49 яшьтәге ир-атлар бәйгесендә гимназия укытучысы Олег Астафьев җиңүче булды, ә хатын-кызлар арасында Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова үзен иң көчле йөгерүче итеп танытты. 50-59 яшьтәгеләр арасында  Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Фәнис Сәгыйров һәм Роспотребнадзор хезмәткәре Ирина Абзалова дистанцияне беренче булып буйсындырдылар. Пенсионер йөгерешчеләр Татьяна Горбуновага (Базарлы Матак) һәм Михаил Падюшовка (Югары Матак) җанатарлар аеруча көчле алкышлады. Ярышларның иң яшь катнашучысы булып исә алты яшьлек Славяна Углева танылды.

Беренче-өченче урыннарны алучы йөгерешчеләрнең барысына да Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова (ул үзе дә ярышта катнашып, финишка беренчеләрдән булып килде) һәркемне тәбрикләде, уңышлар теләде.

  • Ярышка бәлки теләр-теләмәс кенә килүчеләр дә булгандыр. Кемдер бакчада эшләргә, берәүләр җиләккә барырга җыенгандыр. Әмма мондый бәйгеләрдә катнашу, үз-үзебезне спортка җәлеп итү бик мөһим. Хәзер менә шат йөзләрегезне күреп, бу чарадан чын-чынлап канәгатьләнү алуыгызга инанам. Киләсе спорт чараларында тагын да күмәгрәк катнашыйк!- диде ул.

Дөрес сүзгә җавап юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев