Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында РФ депутаты Айрат Хәйруллинга мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесенең гозере уңай хәл ителәчәк

28 гыйнварда Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин халыкны кабул итте. Аңа төрле гозерләр белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый күп булды. Кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты.

Беренче булып депутатка Базарлы Матакта яшәүче җиде бала анасы мөрәҗәгать итте. Ул алты айлык нарасыен да күтәреп килгән иде. Бу гаилә  яшьләр программасы буенча өй җиткергән. Ире “Хузангай” җәмгыятендә эшли. Ишле гаилә яңа өйгә газ кертергә акча җиткерә алмый аптыраган.

Айрат Хәйруллин  әле үзенә 36 яшь кенә булган ананың инде җиде бала табуына ихластан сокланды. Ул гаиләнең ничек яшәве, тормыш шартлары белән кызыксынды. Депутат күп балалы бу гаиләгә һичшиксез ярдәм итәргә ышандырды. Бәлки эшне тизләтүдә гаилә башлыгы хезмәт куйган “Хузангай” җәмгыяте дә булышыр.

Дәүләт Думасы депутатына еш кына гражданлык алу мәсьәләсендә ярдәм сорап киләләр. Бу юлы да бер ханым 20 яшьлек студент туганына яшәү документы (вид на жительство) алуда булышлык сорады. Әлеге кыз 19 ел инде районда яши, әти-әнисе Россия гражданнары икән. Айрат Хәйруллин эшне тизләтүгә йогынты ясаячагын әйтте.

Базарлы Матакта яшәүче бер ханымны депутатка китергән проблема мондый: яңа өйләре “Кызыл Шәрык-Агро” җиренә кертеп салынган, шуңа хәзер аны рәсмиләштерә алмыйлар икән. Александр Никошин районда тагын җиде йортлы бер урамның авыл хуҗалыгы җирләренә туры килгәнлеге турында  әйтте. Айрат Хәйруллин:

–Без районда йорт салучыларга җир кишәрлеге мәсьәләсен уңай хәл итәргә һәрчак булышачакбыз,–дип ышандырды.

Түбән Әлки урта мәктәбе физкультура укытучысы Альберт Сираҗев депутатка рәхмәтләрен җиткерергә килгән.

–Без сезнең улыгызга – авыл җирлеге советы депутаты Адель Хәйруллинга мәктәпкә чаңгылар алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идек. Чаңгылар сатып алынды, балалар рәхәтләнеп шуа, улыгызга сезнең аша зур рәхмәтләр белдерәбез,–диде ул.

Яңа Салман авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллинаның  авылдагы иске су башнясын “Кызыл Шәрык-Агро” белән бергәләп алыштырып булмасмы, дигән гозеренә дә депутаттан уңай җавап алынды. Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков Яңа Чаллыдагы иске контора бинасын сүтеп алу мәсьәләсе белән килгән. Әлеге иске бина хуҗалык балансында булса да, авылның йөзен бозып тормасын өчен сүтәргә дип хәл ителде.

Айрат Хәйруллинга инвалидларга ярдәм сорап, шулай ук чирле улына инвалидлык рәсмиләштерүдә булышуны үтенеп керүчеләр дә булды. Кайбер четерекле мәсьәләләргә исә ачыклык кертелгәч кенә җавап юлланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев