Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сабыйларга һәм йөкле хатыннарга гриппка каршы прививка ясыйлар

Гриппка каршы көрәш бүген башлана

1 сентябрьдән үзенең катлауланулары белән куркыныч авыру – гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды.

Район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлегенә 6 айдан 6 яшькәчә сабыйлар һәм йөкле хатыннар өчен 915 доза вакцина кайтарылган һәм медиклар прививка ясауга керешкәннәр дә инде. Бу атнада олылар өчен дә вакцина кайтуны көтәләр. Беренче чиратта күп кешеләр белән аралашып эшләүчеләргә – табиблар һәм укытучыларга, балалар бакчалары хезмәткәрләренә, сәүдә һәм башка көнкүреш хезмәте күрсәтү учреждениеләре эшчеләренә ясатырга киңәш итәләр прививканы. Дозалар күләме һәркемгә җитәрлек һәм бушлай булачак, дип ышандыралар табиблар. Прививка ясату өчен поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев