Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки районында салымнарның 64,5 проценты җыелган

2017 нче елга  исәпләнгән җир, милек һәм транспорт салымнарын түләү өчен бер атнадан азрак вакыт калып бара.

Киләсе атнадан түләнмәгән салымнар бурыч булып санала һәм аларга пеня өстәлә башлый.

Соңгы ун көндә салым түләү шактый активлашып 20  процентка арткан. Шулай да тулаем алганда эш акырын бара. Җир салымының әлегә 68,2 проценты җыеп алынган. Яңа Үргәгар һәи Иске Камка җирлекләре буенча үтәлеш 100 процент. Җыеп алырга тиешле салым күләме 3 миллион сумнан артык.

Милек салымының 75,7 проценты җыелган. Әмма кайбер җирлекләрдә бу күрсәткеч уртачадан түбән. Әйтик, салым түләү вакыты инде бетеп барганда Базарлы Матак буенча әле 450 мең акча җыелырга тиеш.

Транспорт салымының 64,4 проценты кергән, әле бер генә җирлек буенча да бу салым тулысы белән җыелмаган, хәтта 90 процентлы күрсәткечкә ирешүчеләр дә юк. (Чуаш Кичүе, Апак җирлекләре – 51 процент!). Монда, билгеле, объектив сәбәпләр дә бар: кайчандыр сатылган, югалган, урланган, әмма исәптә бар дип саналучы машиналар да салым түләгәнне “көтеп ятарга” мөмкин.

Бурычлылар исемлегенә эләкмәс өчен, салымнарны шушы ике-өч көндә түләп өлгерергә кирәк. Юкса, аларның күләме көннән-көн арта башлаячак бит.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев