Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында санитар- экология икеайлыгы башланды

Апрель беренче көненнән үк яхшы старт алды: термометрның терекөмеш баганасы сигез градус җылылыкны күрсәтә. Март аенда ук эреп, бик нык кимегән кар тауларының “гомере” сәгать саен кыскара. Һәм кыш буе аклыгы, чисталыгы белән сөендереп торган кар астыннан чүп-чар чыга башлады. Бигрәк тә асфальтланган урам-мәйданнар инде бүгеннән ук кулга себерке алып җыештырганны сорый төсле.

Әйе, эшкә керешер вакыт җитте – 1 апрельдән язгы чистарыну икеайлыгы башланды бит. Аеруча уңганнар өйләре тирәсен, оешма-учреждениеләр биләмәләрен тәртипкә китерә дә бит инде. Кар астыннан чыккан, үзебез ук кыш буе ташлап йөргән кәгазь, пластик капларны, чыбык-чабык ише чүпләрне  күз күргәнче җыеп алырга ашыга уңган хуҗалар. Көннәр шулай җылы, явымсыз торса, язгы өмәләр дә көттермәс.

Ә җыештырыр урыннар бик күп: авыл урамнарын, тыкрыкларны гына түгел, елга-күл ярларын, юл читләрен, соңгы елларда барлыкка килгән парклар, балалар мәйданчыкларын, зиратларны тәртипкә китерергә кирәк. Җәйге чорда тирә-ягыбыз ямьле, санитария таләпләренә җавап бирерлек булсын, кайткан-киткән кунаклар каршында йөзебез кызармасын дисәк, икеайлык барышында һәммәбез бергәләп эшләп алыйк.

Яз – агач-куаклар утырту өчен дә бик кулай вакыт. Соңгы елларда матурлык сөюче әлкилеләр чәчкләр үстерү белән дә бик теләп шөгыльләнә башлады, чәчәк түтәлләрен бакчада гына түгел, капка, койма буйларында, хәтта урамнарда ясый кайберәүләр. Күзне иркәләп торучы чәчәкләр кәефне күтәрә, күңелне йомшарта. Хәзердән үк чәчәк орлыкларын туфраклы тартмаларга сипсәк, 1 Май тирәсендә аларны түтәлләргә күчерербез.

Шуны да әйтик: санитар-экологик икеайлык кысаларында республикада иң яхшы мәктәп, балалар бакчасы, гаилә, предприятие, муниципаль берәмлек номииацияләрендә бәйге үтәчәк. Аның беренче туры районда оештырыла. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Әмма иң зур бүләк – матурлык, чисталык биргән эстетик ләззәт ул.

Инде җыелган чүп-чар хакында берничә җөмлә. Рөхсәтсез чүплекләр булырга тиеш түгел! Алар өчен кырыс җәзага тартырга мөмкин. Үлән, тирес ишеләрен компостка әйләндереп, соңыннан бакчаларыбызга черемә итеп таратырга тиешбез. Ә каты көнкүреш калдыкларын “ЭкоСервис” компаниясе хәзер һәр авылдан җыеп алып китә. Ләкин контейнерларга әлеге дә баягы тирес, кипкән үлән, агачларны кискәч хасил булган ботакларны ташлау тыела! Бу турыда онытмасак иде, җәмәгать! Контейнерлар тирәсенең чисталыгы үзебез өчен мөһим бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев