Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үсемлекләрне саклауда яңа алымнар

Быел район авыл хуҗалыгында тагын бер яңалык кертелә – кырларда төрле участокларда 14 стационар су җылыту урыннары төзелә.

Бу үсемлекләрне саклау – чүп үләннәргә, корткычларга, төрле чирләргә каршы гербицидлар кертергә су запасы тоту өчен эшләнә. Әлеге цистерналар 25-50 тонна су сыйдырышлы  булачак. Хәтта 70 тонналысы да бар.

Цистерналардагы су кояшта җылыначак, гербицид эремәсе ясау өчен файдаланганда тиешле катылыкка  һәм әчелеккә  җиткереләчәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әлеге стационар су запасы тоту җиһазларының мөһимлеген аңлатты.

Бердән, тышы кара төскә буялган дәү савытларда су җылынып тора. Ә бу гербицид сыекчасы ясаганда зарур шарт. Аннан, суны алдан ук  тиешле катылыкта һәм әчелектә ясап кую эшне тизләтә. Әйтик, әгәр кырга сиптереләсе эремәнең суы 4 процент катылыкта булса, гербицидның басуларга эффекты 95 процент тәшкил итәчәк. Ә инде катылык 12 процент булса, эремәнең тәэсир итү көче 35 процентка кала.

Сусаклагычлар төзү кыйммәтле гербицидны нәтиҗәле файдалануга да этәргеч бирәчәк. Аларны файдаланганда кырда сиптерүдә эшләүче агрегатларны “дару” сыекчасы белән тәэмин итү күпкә тизрәк башкарыла.

Моннан тыш, районга тагын өч махсус прицеп кайта (икәү бар иде инде). Бу гербицид сыекчасы ясый торган прицеплар. Аларда суга химик матдәләр төгәл кушыла, әйбәтләп болгатыла.

Бу яңалыклар районда иген уңышын күтәрүдә зур этәргеч булыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев