Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында шәхси йортлардагы электр счетчикларын алыштыралар

Район электр бүлү челтәрләре шәхси хуҗалыкларның электр счетчикларын бик төгәл исәпли торганнарына алыштыра башлады.

Әлеге счетчиклар мәгълүматларны турыдан-туры исәп-хисап алып бару базасына җибәрә. Яңа приборлар бушлай куела, аларга хезмәт күрсәтү дә бушлай башкарылачак. Счетчиклар электр баганаларына беркетелә.

200 дән артык шәхси хуҗалыкка шундый хисап приборлары куелган инде. Район электр бүлү челтәрләре җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Шәйхетдинов әйтүенчә, беренче чиратта хезмәт итү срогы чыккан счетчиклар алыштырыла. Базарлы Матакта 168 йортта яңа приборлар файдаланылган электр энергиясен саный башлаган. Шулай ук Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Юхмачы авылларында счетчикларны алыштыру эше алып барыла.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев