Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында штрафларын түләмәгән 59 кешегә ка­рата материаллар судка юлланды

Мәгълүм булганча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штраф бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Бу хакта машина йөртүчеләргә гел искәртеп торсак та, ике ай вакыт эчендә дә штрафларын түләргә “өлгермәүчеләр” бар. Ел башыннан бирле шундый 59 кешегә ка­рата материаллар судка юлланды.

Закон таләпләрен санга сукмаучыларга карата кырыс чаралар күрелә. Админист­ратив штрафны срогында түләмәүче әлеге сумманы ике тапкыр арттырып түләргә (әмма бер мең сумнан да кимрәк түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр арестка я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.

Быел бурычлы 29 кеше суд карары белән штрафын икеләтә суммада түләргә мәҗбүр ителде. 6 кеше сак астына алынды, тагын 6 әҗәтле мәҗбүри эшләргә хөкем ителде. Калганнарына карата материаллар судта карала.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Истә то­тыгыз, административ штрафны вакытын­да түләү – үзегезнең файдага.

Рәис Сафин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе началь­нигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев