Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында соңгы ун айда 36 янгын булган

Республиканың күп кенә районнарында быел янгыннар саны күбәю күзәтелә.

 
Алар исемлегенә безнең район да кергән. 2020 ел белән чагыштырганда янгыннар саны 13,8 процентка арткан. Узган елның буеннан-буена 31 ут чыгу очрагы теркәлсә, быелның ун аенда гына да 36 янгын булган. Бу җәһәттән бигрәк тә Апак, Түбән Кәчи, Иске Салман авыл җирлекләрендә хәлләр әйбәт түгел. Янгын сүндерүчеләр 15 тапкыр торак секторында чыккан утны сүндерергә барганнар, 18 очракта аларга янып киткән коры үләнне, чүплекләрне сүндерергә туры килгән. 
Янгыннарның төп сәбәпләре нидә соң? Яртысыннан артыгы диярлек ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан. Янгыннарның 13 е электр җиһазларын дөрес файдаланмау, дүртесе хуҗаларның мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозуы сәбәпле булган.
Көннәр салкын тора. Кызганычка каршы, электр һәм утын мичләреннән файдалануның иң гади кагыйдәләрен дә үтәмәүчеләр бар: кемдер аларны караучысыз калдыра яисә моны балаларына куша. Соңгы елларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур рольне автоном янгын хәбәрчеләре уйный. Әлеге техник чаралар ут чыгу сәбәпле әйләнә-тирәнең физик параметрлары үзгәрүгә сизгер. 
Мондый “хәбәрчеләр” ялгыз яшәүче картлар, күп балалы гаиләләр өйләрендә урнаштырылган. Янгын хәбәрчеләре чынлап та эшли, кешеләрне уттан коткара. Моның өчен әлеге җайланмалардагы батарейкаларны гына вакытында алыштырырга кирәк.
Радис Инсапов ,
Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев