Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сөт тапшыручылар һәм җыючылар слеты булды

Күптән түгел район мәдәният йортында уздырылган сөт тапшыручылар һәм җыючылар слеты күпләр көткән вакыйга булды. Чөнки ел саен үткәрелеп килгән бу чара коронавирус пандемиясе аркасында кичектерелде, вакыты үзгәртелде. 

 
Шуңадыр да, районның икътисадый иминлегенә үз өлешен кертүчеләрнең кәефе югары, бәйрәмчә иде. 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Бөтен районнан җыелган сөт тапшыручыларга һәм хәзерләүчеләргә җылы теләкләр белән район башлыгы Александр Никошин мөрәҗәгать итте:
–Безнең бүген рәхмәт әйтердәй уңганнарыбыз аз түгел. Сез, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып һәм җыеп, ил халкын сөт ризыклары белән тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез. Хәзер бит бер сыер асраучылар да сирәк. Шул ук вакытта йортында 3-5 савым сыеры тотучылар да бар. Әйе, бу бик авыр хезмәт. Сыер караучыларның яллары да, бәйрәмнәре дә юк, чөнки һәркөнне иртүк торырга, терлекләрне ашатырга, сыерларны саварга кирәк. Моның өчен зур рәхмәт сезгә. Бүген биредә иң яхшы сөт хәзерләүчеләр җыелды.
Район җитәкчесе, боларга өстәп, хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларда сыерларың баш саны бик нык кимүен билгеләп үтте. Яңа елның 1 гыйнварына әлкилеләрнең хуҗалыкларында 2790 сыер бар. Димәк, узган ел белән чагыштырганда, сөтбикләр саны 62 гә кимегән. Әмма, бәйрәм көн булганлыктан, район башлыгы терлекләр саны кимегән җирлекләр башлыкларын тәнкыйтьләп тормады, киресенчә, сыерлар күбәеп киткән Апак, Борискино һәм Түбән Әлки җирлекләре җитәкчеләрен мактап алды. 
Аннары сүзне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиевка бирделәр. Ул узган елның бик тә катлаулы, корылыклы булуына карамастан, авыл уңганнарының 6525 тонна сөт хәзерләүләрен зур канәгатьләнү белән әйтеп узды. Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә хәзерге вакытта 33014 баш мөгезле эре терлек асрала, аларны 10900 е савым сыерлары. Шунысы да сөенечле: яңа елда “Хузангай” җәмгыяте 1200 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексын эшләтеп җибәрергә җыена. 
Аннары сәхнәгә бер-бер артлы авыл уңганнарын чакырдылар. Аларга мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр бирделәр. Иң күп сөт тапшыручылар арасында Татар Мулла авылыннан Гөлфирә Әсәдуллина, Югары Әлкидән Заһир Сәлахов, Базарлы Матактан Нәсимә Нуртдинова, Борискинодан Михаил  Свежов һәм башка бик күпләр бар иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев