Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сөт заводын оештырып җибәрүчеләрнең берсе булган Александра Будылина вафат

Будылина Александра Петровна озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

Ул хезмәт эшчәнлегенең күп елларын  Әлки районына багышлаган шәхес иде.

Александра Петровна 1938 елның 21 сентябрендә ТАССРның Куйбышев районы (хәзер Татарстанның Спас районы) Антоновка авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач 9 ел Өчкүл коры сөт җитештерү заводында хезмәт куя. 1965 елда Сурск сөт сәнәгате технология техникумын “бик яхшы” билгеләренә тәмамлый. Юллама буенча Әлки районына эшкә килә.

Александра Будылина – районыбызда сөт заводын иң башлап оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Ул елларда махсус суыту җайланмалары булмый. Бозны кышкы салкын көннәрдә шланглар ярдәмендә траншеяны этаплап су белән тутырып хәзерлиләр. Җәен бу “суыткычны” калын катлам пычкы чүбе белән каплап саклыйлар. “Зур сөт” сезонында көн саен Алексеевскидагы төп предприятиегә 60 тоннага якын  сөт эшкәртеп җибәрәләр. Райондагы сөт предприятиесе мастеры вазыйфасында эшли башлап, А.П.Будылина Базарлы Матак май заводы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә һәм анда 2011 елга кадәр эшли. Александра Петровна хезмәт куйган елларда сыр, май, каймак һәм казеин җитештерү цехлары төзелә, җиһазлана һәм эшләп китә.

Александра Будылина талантлы, гаҗәеп сәләтле җитәкче иде. Хезмәт эшчәнлеге елларында ул район һәм республика җитәкчелеге алдында зур абруй һәм ихтирам казанды, аны коллективта яраталар, югары бәялиләр иде. Предприятиенең чәчәк аткан чорында анда 35 кеше эшләде. Хезмәт тәүлек әйләнәсе алып барылды. Юлсызлык вакытында сөтне район хуҗалыкларыннан иртә таңда да, төнлә дә китерәләр иде. Гаять җаваплы җитәкче буларак, Александра Петровна сөтнең бер литры да әрәм булмасын, заводның сыйфатлы һәм тазә продукциясе азык-төлек кибетләре киштәләрендә һәрчак булсын өчен зур көч куя иде.

А.П.Будылинаның хезмәт казанышлары дәүләт тарафыннан югары бәяләнде. Ул КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Союзконсервмолоко” берләшмәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 1986 елда аңа “Татарстан АССРның азык-төлек индустриясе атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.

Техникумда уку елларында танышкан гомер юлдашы Анатолий Иванович белән алар менә дигән ике бала тәрбияләделәр. Сергей хәрби офицер булды, ә кызлары Елена әнисе эзеннән китте, сөт техникумы тәмамлап озак еллар май заводында эшләде.

Александра Петровна тормыш энергиясе, оптимистлык хисе ташып торган кеше иде. Ул һәрвакыт хатын-кыз нәзәкатьлелеге, матурлык эталоны булды. Югары вазыйфада эшләсә дә, кешеләргә һәрвакыт ачык, игътибарлы иде, бүтәннәрне аңларга, ярдәм итәргә тырышты. Ул берничә тапкыр халык депутатларының район советы, авыл советы депутаты булып сайланды, СССРның мактаулы доноры иде.

Үзенең бөтен энергиясен һәм белемнәрен яраткан эшенә биргән Будылина Александра Петровнаның якты образы йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

А.Ф.Никошин, И.В.Юсупов, Р.Ә.Билалов, С.Н.Балакирев, Р.Р.Гадиев. Р.Ә.Хәлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев