Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сыерларны биркалыйлар

Шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларның колагына “алка”-бирка тагып чыгарга җыеналар.

Моны Базарлы Матакта эшләгәннәр инде. Коры чорда Юхмачы ветеринария участогы хезмәт күрсәткән авылларда керешәчәкләр.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин әйтүенчә, савым сыерларын биркалау аларның төгәл исәбен алырга мөмкинлек бирәчәк. Нигә кирәк бу?

–Беренче чиратта авыл җирлекләрендә алып барыла торган электрон хуҗалыклар кенәгәсенә кертү өчен. Сыер асраучыларга дәүләт субсидиясе таратканда бу мәгълүмат файдаланылачак. Икенчедән, сөт тапшыручылар белән эшләгәндә дә кирәк, чөнки сөт продукциясенә озатып баручы документлар тутырыла бит. Тагын бер пункт – терлекләрдә була торган авыруларны, аерым әйткәндә, лейкозны контрольдә тоту һәм лаборатория тикшерүләре үткәрү өчен дә мондый исәп алып бару бик мөһим,–дип аңлата баш ветеринар.

Терлекләрне биркалау шулай ук сыерларын иректә (димәк, чәчелгән кырларда) йөртергә яратучыларны да тәртипкә чакырачак. Шушы бирка буенча сыерның хуҗасы кем икәнлеген ачыклап, аны җавапка тарту мөмкин булачак бит. Кыскасы, сөтбикәләрнең колакларына шундый “алкалар” тагуның уңай яклары күп.

Билгеле, бу эш бушлай түгел. Биркаларның бәясе төрле, ә куйган өчен 20 сум түлисе була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев