Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында тагын ике кешедә коронавирус табылган

Соңгы көннәрдә районда тагын ике кешедә коронавирус чире ачыкланган.

Бер очракта вирус Санкт-Петербургтан Апакка кайткан кешедә табылган. Ә икенче очрак – Карамалы авылында, биредә бер ир-ат чирләп киткән. Ул авыруны күп кеше катнашында узган мәҗлестә йоктырган, күрәсең.

Болар хакында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча район комиссиясе утырышында Роспотребнадзор идарәсенең  баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов хәбәр итте.

Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, районда прививка ясаткан бер генә кешедә дә коронавирус, үпкә ялкынсынуы чирләре булганы юк. Бу йогышлы яман чир башлыча вакцина алмаучыларга яный. Коллектив иммунитет булдыру өчен халыкның 80 процентының вакциналануы зарур, ди белгечләр.

29 июльгә районда 5827 кеше прививка ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев