Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Ташбилге авыл җирлеге советы яңартылган бинага күчте

Ташбилгедә капиталь ремонттан соң авыл җирлеге советы бинасы файдалануга тапшырылды.

Җирле үзидарә бинасы республика программасы нигезендә төзекләндерелде. Яңарту эшләренә казнадан (бюджет) 1 миллион 800 мең сум акча бирелгән иде. Моңа бинаның түбәсе ябылды, стеналары тышланды, ишек-тәрәзәләре алыштырылды, электрүткәргечләр, җылылык системасы, санузел өр-яңадан ясалды.  Шулай ук бүлмә-коридорлар яңартып эшләнде.

Авыл җирлеге советы бинасын ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин Ташбилгенең төзек-чиста авыл икәнлеген, биредә халык күп яшәвен, шулай ук балаларның да шактый булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук киләсе елда авыл мәдәният йорты бинасының  республика программасы нигезендә ремонтланасын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев