Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Ташкыннар” халык театры “Өч балдызга бер ялгыз” музыкаль комедиясен сәхнәгә куйды

Үткән атнада район мәдәният йорты каршындагы “Ташкыннар” халык театры Рөстәм Мингалим һәм Эсфир Яһудинның “Өч балдызга бер ялгыз” музыкаль комедиясен сәхнәгә куйды.

Бездә театрны яраталар. Бу кичтә дә район мәдәният йортының тамаша залы халык белән тулы иде. Спектакльне тамашачылар бик яратып кабул итте. Үзешчән артистлар уенына мөкиббән булып, алкышларны җәлләмәделәр. 

Мәдәният хезмәткәрләренең  дә спектакльне  бик җентекләп әзерләүләре күз алдында иде. Илфат Кыямов, Ленар Гыймаев, Эльмира Шиһапова, Гөлия Яруллина, Эльвира Зыятдинова, Аида Гайнетдинова – һәммәсе образларга кереп, бик бирелеп уйнадылар, хәтта ки үз геройлары булып сәхнәдә “яшәделәр”. Музыкаль әсәр бит, спектакльдә җыр-биюләр дә күп иде. Алар тамашаны тагын да җанландырдылар.

Тамашачылар спектакльдән рәхәтләнеп ял итеп, артистларга рәхмәт әйтеп таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев