Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Татарча диктант”ны 330 кеше язды

“Татарча диктант язудан рәхәтлек алдым”

Узган шимбәдә бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар туган телләрендә диктант язды. “Татарча диктант” акциясе быел дүртенче мәртәбә үткәрелде. 47 төбәктә һәм 22 илдә татар телендә диктантны 85 меңнән артык кеше язган.

Әлкилеләр дә әлеге чарага теләп кушылды. Районда “Татарча диктант” акциясендә 330 кеше катнашты.

 

Район мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Фәүзия Гыймадиева әйтүенчә, татарча диктант язу  13 мәйданчыкта – нигездә мәктәп биналарында оештырылган. Татар телендә ни дәрәҗәдә дөрес язуларын тикшереп карау өчен төрле яшьтәге һәм төрле профессия вәкилләре килгән. Базарлы Матак урта мәктәбендә “Татарча диктант” акциясендә катнашучыларны  район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин сәламләгән, диктантны һәркемнең “бишле”гә язуын теләп, уңышлар юллаган.

Диктант өчен Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” публицистик әсәреннән өзек сайланган.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры урынбасары Лилия Әһлиуллина сөйли:

–Бездә татарча диктантны 70 кеше язды.  Укучылар, укытучылар, студентлар, әти-әниләр туган телдән белемнәрен сынап карадылар. Иң өлкән катнашучы – бер укытучыбызның әнисе 71 яшьлек Лира Дәүләтҗанова Иске Алпар авылыннан килде. “Без татарча укып үскән, татарча аралашып яшәгән буын. Туган телебезне ярату, аның яшәве, тормышыбыздан югалмавы өчен җан ату китерде мине бу чарага. Ручка алып диктант язарга утыргач, үземне кабат мәктәп елларына әйләнеп кайткандай хис иттем, бик дулкынландым. Рәхәтләнеп яздым диктантны, канәгатьләнү, сөенеч хисләре кичердем. Мондый файдалы чаралар ешрак үткәрелсен иде”,–диде безгә Лира апа, язмасын тапшырганда.

Диктантларның бер өлешен тикшереп чыктык инде. Гомумән алганда нәтиҗәләр начар түгел. Хаталар күбрәк алынма сүзләрдә, тыныш билгеләрендә җибәрелгән. Алга таба татар теле дәресләрендә без бу мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирәчәкбез.

Югары Әлки авылы китапханәчесе Венера Сираҗева:

–Түбән Әлки урта мәктәбенең татар теле укытучысы Айзирәк Мисалова тәкъдим иткәч, һич икеләнми ризалаштым диктант язарга. Мәктәптә татарча укыдым, белемем дә филология юнәлешендә. Алай да, диктантны күптән язганым булмагач, кагыйдәләр онытылмаганмы, дип бераз борчылган идем. Грамоталы, дөрес язу бик мөһим әйбер бит. Бишенче сыйныфта укучы төпчек улыбыз иншалар язганда аңа киңәшләр бирергә, өй эшләрен тикшерергә дә туры килә. Шөкер, дөрес язу кагыйдәләре онытылмаган икән. Диктантны язу бер дә авыр булмады. Роберт Миңнуллин әсәреннән бик уңышлы өзек тә сайланган иде. Ул нәкъ көн кадагына суга торган, бик актуаль темага багышланган. “Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. Бүгенге көндә дә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – киләчәксез милләт”,–ди шагыйрь. Бу сүзләрне һәркайсыбызга шигарь итеп алырга кирәк. Китапны күп укыган кеше диктантны да, һичшиксез, әйбәт язачак инде.

Югары Әлморза мәктәбе техник хезмәткәре Марсель Шәяхмәтов:

–Без мәктәптә 15 кеше яздык диктантны. Парта арасыннан торганга шактый еллар узды бит. Туган тел буенча белемнәрем ни дәрәҗәдә икән – шуны беләсе, үземне тикшереп карыйсы килү теләге китерде мине бу акциягә. Текст авыр түгел иде, ярыйсы яздым кебек. Тыныш билгеләрендә хаталар җибәргән булсам инде. Ничек кенә булмасын, мин мондый чараны бик кирәкле дип саныйм. Ул татар телен саклауга, камилләштерүгә, киңрәк куллануга юнәлдерелгән бит. Балабыз күрше авыл мәктәбендә русча укыса да, өйдә гел татарча сөйләшәбез. Бала татарча да, русча да әйбәт белсен, дибез. Ата-бабабыздан мирас булып күчкән туган телебезне без яшь буынга да түкми-чәчми тапшырырга тиешбез.

Диктантны Казанда филологлар, тәҗрибәле укытучылар тикшерәчәк. Диктант язган һәр кеше үзенең билгесен бер ай эчендә http//diktant.tatar  сайтына кереп карый алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев