Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында татарча өйрәнү курслары эшли башлады

1 октябрьдән район үзәгенең Шәүкәт мәчетендә татар телен өйрәнү курсы эшли башлады. Анда 35 кеше язылган. Араларында туган тел буенча белемнәрен ныгытырга теләүче татарлар да, республиканың икенче дәүләт телен үзләштерергә омтылучы рус кешеләре дә бар.

Дәресләрне Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле укытучысы Миләүшә Фәттахова алып бара. Аның әйтүенчә, мондый курслар өчен махсус чыгарылган татар теле дәреслеге федераль белем бирү стандартлары нигезендә төзелгән. Ул татар булмаган милләт кешеләре өчен дә уңайлы, чөнки текстларның күпчелеге (биремнәр һәм аңлатмалар) рус телендә.

Укуларны оештыру өчен җаваплылыкны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов үз өстенә алган. Ул үзе дә татар теле буенча белемнәрен камилләштерергә карар кылган. “Татарча сөйләшкәндә теләсәң-теләмәсәң дә рус сүзләре ияреп китә. Чиста әдәби телдә сөйләшергә өйрәнү бик кирәк”, – ди җитәкче.

Тел өйрәнүчеләр арасында авыл җирлекләре башлыклары, район хакимияте хезмәткәрләре, мәдәният бүлеге, район газетасы редакциясе  вәкилләре бар. Алты айга исәпләнгән курста “сәламләү, танышу, аралашу”, “гаилә, өй, әти-әниләр”, “атна көннәре, ел фасыллары, вакыт”, “ислам этикеты” һәм “дини бәйрәмнәр” дигән темаларны өйрәнү күздә тотыла. Дәресләрдә район мөхтәсибе Ирек Сәлахиев тә катнаша, тәнәфесләрдә ул дин турындагы сорауларга җавап бирә.

Узган атнада курска йөрүчеләр татар теленнән диктант яздылар. Миләүшә Фәттахова  моның өчен татар язучысы Ибраһим Газинең “Сыерчыклар” әсәреннән өзек сайлаган. Мөгаллимнең әйтүенчә, күпләр диктантны әйбәт билгегә язган.  Икенче дәрестә диктанттагы хаталарны бергәләп тикшерделәр, катлаулы сүзләрнең язылышын өйрәнделәр.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге белгече Юлия Куриш курска бер дәресне дә калдырмыйча йөри.

- Татар телен бик теләп өйрәнәм. Татарлар белән янәшә яшибез, эшлибез, аларның туган телен белү бик кирәк дип саныйм. Аннан соң, телләр белү беркемгә дә комачауламый бит, – ди ул.

Татар теле курсына алты яшьтән башлап теләге булган һәркем йөри ала. Дәресләр һәр атнаның пәнҗешәмбесендә 17 сәгатьтә Шәүкәт мәчетендә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев