Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашында яңа мәчет ачылды

Бүген, 28 август – җомга көнне Татар Борнае авылында яңа мәчет ачылды.

Бик матур проект буенча затлы итеп эшләнгән алтын гөмбәзле бу  дин йортын бертуган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар төзетте.

Районда игелекле эшләре белән танылган бу эшмәкәрләрнең җитештерү базалары Түбән Әлки авылында. Татар Борнае исә аларның әти-әниләренең туган авылы. Әтиләре Әсхәт ага шушы авыл зиратында җирләнгән.

Мәчетне ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, күп башка кунаклар, якташлар, авылдашлар катнашты.

Тантанада сүз алган һәркем Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларга бу игелекле гамәлләре өчен рәхмәт җиткерделәр.

Сәламләү, тәбрикләү сүзләреннән соң халык тәкъбир әйтеп мәчеткә узды. Биредә тәүге күмәк өйлә намазы укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев