Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булып китте

24 сентябрьдә эш визиты белән безнең районда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булып китте.

Башта ул Яңа Салман мәктәбендә булып, андагы укыту-тәрбия шартлары белән танышты, күргәннәреннән канәгать калуын да яшермәде. Шуннан соң Гүзәл ханым район хакимияте бинасында кешеләрне кабул итте. Аңа тәрбиягә алынган ике кыз бала мөрәҗәгать итеп, әниләре язмышларын ачыклауда ярдәм сорадылар. Баласы район үзәгендәге балалар бакчасына йөрүче әни андагы туклануга карата дәгъвасын җиткерде. Аның шикаятен Бала хокуклары буенча вәкил урынга барып тикшерергә дә өлгерде.

Гүзәл Удачина Нәби Дәүли исемендәге гимназияне дә карап чыкты. Мондагы шартларны яхшы дип бәяләде ул. Аңа бигрәк тә гимназиядә 2015 елдан бирле эшләп килүче медицина кабинеты ошады.

Эшлекле сәфәре барышында вәкаләтле вәкил социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлекләре эшчәнлеген тикшереп, кайбер кисәтү-киңәшләрен җиткерде. Аннары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев