Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина белән очрашу үткәрелде

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина белән очрашу үткәрелде.

Гөлзада ханымга  гимназиянең туган як тарихына багышланган музеен, укучыларның кул эшләрен, шулай ук Нәби Дәүли музеен күрсәттеләр.

Балалар кунаклары алдында татар халык җырларын башкардылар. Галиәскәр Камалның “Беренче театр” спектакленнән өзек күрсәттеләр. Гимназистлар кыска гына вакыт эчендә белем бирү учреждениесенең игътибарга лаек якларын, шулай ук үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәтергә өлгерделәр. Спектакльдән өзекне уйнаганда Адель Сафиуллин белән Камил Шәйхетдинов Вәли һәм Хәбибрахман рольләрен бик оста итеп башкардылар. Алия Мөхәммәткәримова һәм Әдилә Мусинаның язучылык осталыгы мактауга лаек. Ә Кирилл Софронов татар халык җыры “Былбылым”ны гаять талантлы итеп башкарды.

Аннары сүзне Гөлзада Сафиуллинаның үзенә бирделәр. Ул татарларның тарихына тукталып үтте, үз иҗаты хакында сөйләңе, укучылар белән бергәләп халык җырларын, хәзерге авторларның композицияләрен башкарды.

–Балалар, сез нинди бәхетле! Шундый якты, иркен, матур мәктәптә укыйсыз. Сезнең өчен бит барлык шартлар тудырылган биредә,–диде Гөлзада ханым.

Әлеге очрашуны гимназия коллективы белән берлектә район якташлык җәмгыяте оештырды. Гимназиягә атаклы җырчыдан кала Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәге җитәкчесе Флера Абдуллина, “Якташлык” фонды директоры Раил Әһлиуллин да килгән иделәр. Кунакларны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дарья Хәлилова озатып йөрде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев