Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Театр елына йомгак ясадылар

Район мәдәният йортында 19 декабрь кичендә 2019-Театр елын йомгаклауга багышланган зур чара булды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Залга җыелган театр сөючеләрне башта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин сәламләде. Ул авыллардагы мәдәният йортлары каршында эшләүче театр коллективларында шөгыльләнүче үзешчәннәргә рәхмәт әйтте, әлкилеләрне  районда үткәрелә торган мәдәни чараларга активрак йөрергә чакырды.

“Театр – күңел көзгесе” район театр сәнгате фестивалендә катнашкан иң яхшы коллективларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Болар Түбән Колчурино авыл клубының “Родничок” коллективы, Югары Әлморза мәдәният йортының “Умырзая”, Чуаш Кичүе мәдәният йортының “Наяннар”, Борискино мәдәният йортының “Күңелле артистлар”, Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалы иҗат коллективлары һәм район мәдәнияты каршында эшләүче “Ташкыннар” халык театры.

Аннан соң бу коллективлар сәхнәдә төрле спектакльләрдән өзекләр, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтеп, тамашачыларга рәхәт ял минутлары бүләк иттеләр.

“Театр – күңел көзгесе” елы кысаларында иң өлкән һәм иң яшь үзешчән артистлар да мәгълүм булды. Иң олы, тәҗрибәле сәхнә остасы булып Үргәгардән хезмәт ветераны Гаваз Закиров танылса, иң яшь театр осталары агрокөллият укучылары булды. Алар, шулай ук балалар иҗат йорты хезмәткәре Надежда Мавзютова, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Лилия Сафина, муниципаль район советы хезмәткәре Рәйсә Габдуллина, Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Илнур Фәйзуллин Дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев