Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “әҗәтле” 39 кеше штрафын икеләтә арттырып түләргә мәҗбүр ителгән

Быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны вакытында түләмәгән 82 кешегә карата материаллар судка юлланган.

 
Бу хакта безгә район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр итте. Мәгълүм ки, административ штраф ике ай эчендә түләнергә тиеш. Әлеге таләпне үтәмәгән
һәм штрафын 60 көн эчендә түләмәгән кешеләргә карата законда кырыс чаралар каралган. Андый-
лар түләнмәгән штраф суммасын ике мәртәбә арттырып түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр арестка,
я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә. Ел башыннан бирле районда “әҗәтле”
39 кеше штрафын икеләтә арттырып түләргә мәҗбүр ителгән. 11 кеше сак астына алынган, 15
кеше мәҗбүри эшләргә дучар булган. Штрафын үзвакытында түләмәгән бүтәннәргә карата мате-
риаллар әлегә судта карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев