Әлки районында “Тоннель” профилактика операциясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган
Районда бүген, 21 февральдә, “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 57 транспорт чарасын тикшергәннәр.
Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган. Алар менә мондый:
Ст. 12.2 ч.1– номерлары укылмый торган, стандарт булмаган транспорт чарасы белән идарә итү – 3 очрак;
Ст.12.3 ч.2 – транспорт чарасы белән идарә иткәндә “путевой лист”ы булмаган – 1 очрак;
Ст.12.6 – транспорт чарасы белән хәвефсезлек каешын каптырмыйча идарә иткән – 2 очрак;
Ст.20.25 ч.1 – административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәү – 1 очрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев