Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды

Бүген районда, гомумән, ил буенча, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар узды.

Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул вакытта террорлык акты нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше һәлак була, шуларның 186сы – балалар.

Базарлы Матак авылының үзәк паркында теракт корбаннарын искә алу өчен өлкәннәр дә, балалар да җыелды. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Бесланда булган вакыйгалар истәлегенә «Тормыш тамчысы» дип исемләнгән плакатлар һәм кәгазь күгәрченнәр әзерләделәр. Бу фаҗигадә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Акциядә район башлыгы Александр Никошин да катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, кешеләр өч көн дәвамында тоткынлыкта булып су тамчысы да эчә алмаган вакыйгалар турында истә тоту бик мөһим. Район башлыгы барыбызны да шикле кешеләргә һәм әйберләргә игътибарлы булырга чакырды.

Чара ахырында акциядә катнашучылар, учларына савыттан бераз су җыеп, һәлак булучыларның барысына да якты хәтер теләп, паркта үсә торган чәчәкләргә су сиптеләр. Алар шулай итеп безнең арада булмаган кешеләр белән символик рәвештә су белән бүлештеләр.

Акциягә кушылырга теләүчеләр социаль челтәрләрдә #капляжизни хэштегы белән фотолар куя алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев