Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында укучы студентлар WorldSkills чемпионатында катнашты

Татарстанда “Яшь профессионаллар 2020-2021” (WorldSkills Russia) чемпионатының сайлап алу этабы узды. Анда 16 дан 22 яшькә кадәрге меңнәрчә конкурсантлар төрле компетенцияләр буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Әлкилеләр дә әлеге һөнәри бәйгедән читтә калмады. Район данын Алексеевск аграр көллияте филиалы студентлары – булачак пешекче-кондитерлар Лилия Сабирова һәм Рузинә Мәрдегалләмова якладылар.

Кызлар чемпионатта “Аш-су әзерләү” һәм “Осетин пироглары пешерү” буенча белем һәм күнекмәләрен бәян иттеләр. Бәйгегә аларны производствога өйрәтү мастерлары Рәзилә Гыйниятуллина һәм Тәнзилә Шәмсетдинова әзерләгән.

“Аш-су әзерләү” компетенциясе буенча сайлап алу ярышлары Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында була. Агрокөллиятнең дүртенче курсында белем алучы Лилия Сабирова конкурста бик теләп катнашкан. “Үземнең һөнәри әзерлегемне, нәрсәгә сәләтле булуымны сынап карыйсым килде”, – ди кыз. Әйтүенчә, чемпионатта катнашу аның өчен зур тәҗрибә булган.

- Бу миңа чыгарылыш имтиханында да ярдәм итәр, дип уйлыйм. Мондый зур һөнәри бәйгедә беренче тапкыр чыгыш ясавым бит, шуңа бик дулкынландым. Әмма үземне тиз кулга алдым һәм биремнәрне бөтен тырышлыгымны куеп үтәдем, – дип сөйли Лилия.

Конкурсантларга биш сәгать вакыт бирелгән. Шушы арада Лилиягә өч төрле ризык – “Равиоли” кайнар кабымлыгы, ике төрле гарнир һәм соус белән тавык, кош итеннән консоме – әзерләргә кирәк була. Ул үз алдына куелган бурычны уңышлы үтәп чыга, әмма җиңү өчен баллары җитеп бетми.

Рузинә Мәрдегалләмова өченче курста укый. Ул халыкара сервис көллияте базасында узган чемпионатта “Осетин пироглары пешерү” компетенциясендә ярышкан. Рузинә биш сәгать эчендә 12 пирог пешерә. Беренче өч сәгатьтә ул кабак, ташкабак һәм фасоль белән икешәр түгәрәк пирог өлгертә. Ә калган вакыт эчендә сыр эчлеге белән өчпочмак формасындагы алты пирог пешереп ала. Аларны табынга бишпочмаклы йолдыз кебек куеп чыгаралар.

Чемпионатта катнашучыларны төрле критерийлар буенча бәялиләр. Технология процессына бәя бирүче экспертлар эш урынының чисталыгын, җиһазлар белән  эш итү осталыгын, электр энергиясен һәм ашамлыкларны сакчыл файдалана белүне, шәхси гигиена кагыйдәләренең ничек үтәлүен карыйлар. Ризыкны табынга биргәч, бүтән белгечләр аның рецепт  буенча төгәл эшләнүен, температурасын, авырлыгын тикшерәләр. Ә дегустация, ягъни ризыкны татып карау башка экспертларга йөкләнгән.

Болар хакында кызларның остазлары Рәзилә Гыйниятуллина һәм Тәнзилә Шәмсетдинова сөйләделәр. Алар чемпионатта экспертлар сыйфатында катнашканнар. Моның өчен махсус курс узганнар һәм ике ел дәвамында WorldSkills стандартлары буенча имтиханда бәяләү хокукы бирүче таныклыкка ия булганнар.

- Чемпионатта катнашу минем өчен сөенеч тә, зур җаваплылык та булды. Андагы мохит бик ошады. Үземнең нәрсәгә сәләтле булуымны күрсәттем, бик тырыштым. Әмма уңышка аз гына җитә алмадым. Хәзер безнең көллияткә күп яңа җиһазлар кайтты. Аларда эшләргә өйрәнеп, киләсе елда җиңүгә дә ирешербез әле, – дип уртаклашты безнең белән Рәзинә Мәрдегалләмова.

Узган ел агрокөллият филиалы бинасына капиталь ремонт ясалган иде. Аш-су, камыр ризыклары пешерү буенча гамәли дәресләр өчен 1,6 миллион сумлык  заманча җиһазлар алынган. Студентлар хәзер яңа аш-су бүлмәсендә шөгыльләнеп үз эшләренең тагын да күбрәк серләренә төшенерләр, остарырлар һәм бәйгеләрдә  зур уңышларга ирешерләр дип өметләник.

 

Лилия Сабировадан балык фаршы һәм суган белән равиоли рецепты:

Савытка 30-35 градуска кадәр җылытылган су, йомырка, тоз саласың һәм, он өстәп, үзле хәлгә килгәнче, камыр басасың. Камырны каплап, 30-40 минут “ял иттерсәң” яхшы.

Эчлек өчен чистартылган балыкны суган белән бергә иттарткычтан чыгарасың, тоз, борыч өстәп болгатасың. Әзер камырны 1,5-2 мм калынлыкта җәясең. Җәймәнең яртысына, бер-берсеннән 3-4 см ара калдырып, 7-8 граммлы фарш шарчыклары куеп чыгасың. Фаршны җәймәнең  икенче яртысы белән каплыйсың, фарш тирәләрен ябыштырып чыгасың һәм пычак белән квадрат формасында кисәсең.

Тоз өстәлгән кайнап торган суга равиолиларны саласың һәм кайнап чыккач әкрен генә утта 5-7 минут пешерәсең.  

 

Лилия Сабировадан балык фаршы һәм суган белән равиоли рецепты:

Савытка 30-35 градуска кадәр җылытылган су, йомырка, тоз саласың һәм, он өстәп, үзле хәлгә килгәнче камыр басасың. Камырны каплап, 30-40 минут “ял иттерсәң” яхшы.

Эчлек өчен чистартылган балыкны суган белән бергә иттарткычтан чыгарасың, тоз, борыч өстәп болгатасың. Әзер камырны 1,5-2 мм калынлыкта җәясең. Җәймәнең яртысына, бер-берсеннән 3-4 см ара калдырып, 7-8 граммлы фарш шарчыклары куеп чыгасың. Фаршны җәймәнең  икенче яртысы белән каплыйсың, фарш тирәләрен ябыштырып чыгасың һәм пычак белән квадрат формасында кисәсең.

Тоз өстәлгән кайнап торган суга равиолиларны саласың һәм кайнап чыккач әкрен генә утта 5-7 минут пешерәсең. Равиоли өскә калкып чыккач, аларны тишекле зур кашык яисә дуршлаг белән сак кына шулпадан аласың һәм, эретелгән атланмай өстәп, табынга бирәсең.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев