Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында укучылар “Парклар маршы” халыкара табигатьне саклау акциясендә катнаша

Апрельдә “Парклар маршы” халыкара акциясе старт алды.

Быел бу акция “Яшьләр һәм табигать – уртак киләчәк” девизы астында уза. Аның максаты – аерым саклана торган табигать биләмәләренең экологик әһәмиятенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, яшьләрдә туган ягыбыз табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дистә елдан артык инде әлкилеләр дә “Парклар маршы” акциясенә  кушыла. Бездә аны “Спасский” дәүләт табигать заказнигы оештыра. Балалар табигатьне саклау темасына рәсемнәр ясап конкурска юллыйлар. Быел акция кысаларында балалар плакатлары бәйгесе игълан ителә. Туган як табигатен яраткан һәркем әлеге чарада актив катнашсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев