Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында укыту-тәрбия учреждениеләрендә балаларны тукландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде 1

Әлки районында укыту-тәрбия учреждениеләрендә балаларны тукландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде. Аны мәгариф идарәсе оештырды. Киңәшмәгә мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, ашханәләр хезмәткәрләре чакырылган иде.

Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин “Мер­курий” федераль систе­масында мәктәпләргә җибәрелә торган азык- төлекнең ничек ча­гылуы, система белән эшләү тәртибе хакында сөйләде.

–Сөт, ит, йомырка кебек авыл хуҗалыгы продукциясе, алар­дан эшләнгән азык- төлек кулланучы­ларга ветеринария документлары белән ияртеп кенә җибәрелә һәм реализацияләнә. Бу документларны продук­ция алынганнан соң бер тәүлек эчендә “ябарга” кирәк. Алар система­да өч ел саклана. Нин­дидер көтелмәгән хәл килеп чыга, әйтик, бе­лем бирү учреждениесе ашханәсендә тукланучы агуланып, сәламәтлегенә зыян килә икән, әлеге документлар төп дәлил ролен үтәячәк. Мәсәлән сөт, аннан ясалган ри­зык балаларга килеп җиткәнче нинди юл үткән, “Меркурий” бары­сын да ап-ачык күрсәтә,- дип аңлатты белгеч.

Ә бу системаның ме­неджеры Илнар Сала­хов тендер отып, белем бирү учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итүчеләр товарына ку­елган таләпләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, һәр товар (ит, балык, йо­мырка һ.б.) вакумлы кап­ларда булырга тиеш икән. Бу уңайдан семинарда катнашучылар үз зар- дәгъваларын да әйтеп калырга ашыктылар. Әйтик, балык я ит төргәге артык зур булып, артып калган продукцияне кая итәргә, ничек сакларга? Ни өчен тендер отучы товарын үзе китереп бирми? Мәктәпләрнең моны эшләү өчен фи­нанс һәм транспорт мөмкинлекләре юк бит. Кайбер сораулар­га җавап бирелде, әмма кайберләре ахыргача ачыкланып бетмәде әле.

Аннары балалар “та­магын” кайгыртучы­лар “Роспотребнадзор” идарәсенең төбәк бүлеге баш белгеч-экспер­ты Алмас Абзалов бе­лем һәм тәрбия бирү у ч р еж д е н и ел ә р е н д ә балаларның тукла­нуын оештыруга нинди таләпләр куелуына баг­ышлап семинар үткәрде. Ул бик тәфсилләп ашханә хезмәткәрләренең даи­ми рәвештә медицина тикшерүе үтәргә, авыру­ларны кисәтү өчен нинди прививкалар ясатырга, гигиена әзерлеге нинди булырга һәм башка бик күп таләп-кагыйдәләрне искә төшерде. Ул савыт-сабаның, ашау һәм ашамлык әзерләү бүлмәләренең ничек юы­лырга, чистартылырга, хәтта кулларны ничек юарга кирәклеге хакын­да да җентекләп сөйләде.

Мәктәпләрдә, бакча­ларда уку елының икен­че яртысын башлады­лар. Алда – озын өченче чирек. Ул имин узар, ашханәләргә китерелгән, шунда әзерләнгән ризык балалар өчен зарарсыз булып, аларга әйбәт уку өчен җитәрлек көч бирер дип ышанасы килә.

 

СЕЗНЕҢ ФИКЕР

ФӘНИЯ ЗӘЙДУЛЛИНА, Чуаш Кичүе мәктәбе директоры:

–“Меркурий” системасы безне кәгазь эшеннән азат итте. Элек сатып алынган товарга доку­ментларны туплый һәм саклый идек. Хәзер кирәкле мәгълүмат әлеге системада 3 ел саклана, карарга, таләп ителгән җиргә күрсәтергә була.

Әмма тендер, товар җитештерүчеләр белән эшләүнең бик үк ошап җитмәгән ягы да бар: азык- төлекне үзебез сайлап алмыйбыз, китерелгәненә канәгать булырга кала. Товарның җитештерелү да­тасын тикшерүдән узып булмый. Ә үз бакчабызда үзебез үстергән яшелчәгә Нурлатка алып барып лаборатор анализ ясатабыз, шуннан соң гына кул­ланабыз. Ашханә хезмәткәрләребезгә килгәндә, аларга карата таләпләрне яхшы беләләр, җиренә җиткереп үтиләр.

АЛЬБЕРТ МӘХМҮТОВ, Яңа Салман мәктәбе директоры:

–Безнең ашханәдә 47 бала кайнар аш ашый. Аларны сыйфатлы чималдан тәмле итеп пешерелгән ризык белән тәэмин итәргә ты­рышабыз. Сөтне Яшел Үзән комбинаты, ипине, ит-балыкны тендер откан тәэминатчылар ки­тереп бирә. Безнең өчен бик уңайлы, билгеле. “Меркурий” системасы кертү исә терлекчелек продукциясенә ветеринария документлары җыюдан (алар өчен әле акча да түли идек бит) котылдырды. Арткан азык-төлекне саклау өчен ике туңдыргычыбыз бар. Гомумән, балаларны ашату эше хәзер тәртипкә салынды – тендер си­стемасы продуктлар китерүне җайлады. Шулай ук акча мәсьәләсе дә (бюджеттан бүлү, ата-ана­лар кертемнәре) хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев