Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Урман утырту көне” традицион акциясе узды. ФОТО

5 майда районыбызда “Урман утырту көне” традицион акциясе узды. Бу көнне авылларда ике меңнән артык яшь агачлар пәйда булды.

Табигатьне са­клауга, шәһәр- а в ы л л а р ы б ы з н ы яшелләндерүгә юнәл- телгән бу акция ре­спубликада 2011 ел­дан бирле оештырыла. Аның максаты – урман ресурсларын артты­ру, кешеләрдә ур­манга сакчыл караш тәрбияләү, экологияне яхшырту.

Район урманчы­лыгы җитәкчесе урын­басары Людмила Жел­тухина әйтүенчә, акция вакытында чыршы, нарат, юкә һәм миләш үсентеләре утырты­лган. Урман питом­нигында үстерелгән бу үсентеләр район хал­кына бушлай бирелгән.

Агач утыртуда авыл халкы, оешма- у ч р е ж д е н и е л ә р хезмәткәрләре, бигрәк тә мәктәп укучылары актив катнашты.

Иске Салман авыл җирлегендә “Урман утырту” ак­циясе бигрәк тә ко­лачлы узды. Монда яшелләндерүдә 37 кеше эшләде. Иске Салмандагы Сабан туе мәйданы тирәсендә, шулай ук елга буенда, тау битләрендә 200 төптән артык агач утыртылды.

Агач-куаклар бит ә й л ә н ә - т и р ә б е з н е яшелләндереп, һаваны чистартып кына кал­мыйлар, җирләрне чо­кырланудан саклауда, кышларын кар тотуда да зур роль уйныйлар. Шуңа бу мөһим эшне дәвам итү зарур. Быел, волонтерлар елында, бу бигрәк тә актуаль. Әйдәгез, һәркайсыбыз агачлар утыртыйк, аларны тәрбияләп үстереп, табигать­не ямьләндерүгә үз өлешебезне кертик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев