Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган төндә 17 берәмлек техника юллар чистартуда эшләгән

.

“Алексеевскдорстрой”ның район участогы егетләре өчен 18еннән 19 февральгә каршы төн бик тынгысыз үтте.

Алар  үзләре карамагындагы 322 километр юлны көчле буран салган кар көртләреннән чистартуда эшләделәр. Район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, тәүлек эчендә һава торышы бик нык үзгәреп, юллар кинәт бозлавыкка әйләнгән. Шуңа берничә берәмлек техника трассаларга тозлы-комлы катнашма сиптереп йөргән. Ә төне буе юлларда барысы 17 берәмлек техника эшләп чыккан. Шуларның 11е –төрттергечле (отваллы) “КамАЗ”лар. Алар бөтен район буенча һәр авылга юлларны чистартып торганнар.

Юлларда аварияләр теркәлмәгән. Бары бер фура Түбән Кәчи янында юл читенә төшеп карга чумган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев