Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Ватан Батырлары көне тантаналы төстә билгеләп үтелде

Районда бүген Ватан Батырлары көне билгеләп үтелде. Төп чара Базарлы Матактагы Геройлар паркында узды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары, яшьгвардиячеләр, ветераннар, район җитәкчеләре катнашты.

Ватан Батырлары көне илебездә 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2007 елда гамәлгә кертелде. Әлеге бәйрәм үзенең кыюлыгы, каһарманлыгы белән Россия Герое, Советлар Союзы Герое исемнәрен, Георгий ордены кавалеры яисә Дан ордены кавалеры статусларын яулаучыларга багышлана.

Геройлар паркындагы чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов ачты. Тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлап, ул районыбызның илгә күп батырлар үстергән төбәк булуын ассызыклады.

–Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы хакына зур батырлыклар күрсәткән алты якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Яу кырындагы  каһарманлыклары өчен сугышчан бүләкләргә лаек булган якташларыбыз байтак. Фидакарь тырыш хезмәтләре белән Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем алган әлкилеләр дә бар. Бу данлы якташларыбызның исемнәре онытылырга тиеш түгел,–ди Илнур Вәлиевич.

Аннан соң чыгыш ясаган район инвалидлар җәмгыяте рәисе Вайыс  Даутов, ДОСААФ җирле оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдинов, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев та Ватан Батырларының ил алдындагы олы казанышлары турында сөйләделәр, укучыларны илебезнең чын патриотлары булып үсәргә, Ватанны сакларга һәрчак әзер булырга чакырдылар.

Илнур Юсупов Базарлы Матак урта мәктәбенең эзтабарлар отряды җитәкчесе Сергей Платоновка эзтабарлык хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен көмеш медаль тапшырды.

Тантанада катнашучылар ил азатлыгы хакына башларын салган, яу кырыннан исән кайтып та, бүген инде арабызда булмаган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Сугыш чоры җырлары, хәрби маршлар әлеге чараны тагын да тәэсирле, дулкынландыргыч итте. Яшьгвардиячеләр, ветераннар һәм җитәкчеләр парктагы Батырлар стеласына тере чәчәкләр, веноклар салдылар.

Базарлы Матакта туып үскән Советлар Союзы Герое Степан Крайнов истәлегенә стелага да  кызыл канәфер чәчәкләре салынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев