Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Ватан сугышы белән бәйле ядъкәрләрне барлыйлар

9 Май Бөек Җиңү көненә кадәр бик аз вакыт калып бара. Быел, коронавирус эпидемиясе шартларында, без аны гадәттәгечә тантаналы итеп, “Үлемсез полк” колонналары, митинглар оештырып бәйрәм итә алырбызмы, анысы әлегә билгесез.

Әмма шунысы хак:1941-45 елларда фронтта һәм тылда илебез бәйсезлеге хакына нинди киеренке көрәш алып барылуын, азатлык яулаган өлкән буынның батырлыгын олы хөрмәт белән искә алырга бурычлы без. 1418 көнгә сузылган Ватан сугышы турында Хәтер буыннан буынга югалтуларсыз тапшырылырга тиеш.

 

 

Халык хәтере һәм һәркайсыбызның хәтере хакында Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев белән сөйләштек. Аның газета аша әлкилеләргә җиткерәсе сүзләре, теләге, үтенече бар икән бит.

 

Бабайның ордены кыйммәтме?

–Сүземне бер мисал белән башлыйм әле. Иске Әнҗерә авылында икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан ирле-хатынлы Кәримовлар гомер иткән. Сорур Хәбибулла кызы 1941-45 нче елларда горнизон госпиталендә эшләгән, ярлыларның гомерен саклап калу өчен көрәшкән. Әсәдулла Кәрим улы – рядовой, сержант, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Дан ордены белән бүләкләнгән каһарман. Гади солдатка Дан ордены гаять зур батырлык эшләгән өчен генә, бик сирәк бирелгән. Алар икесе дә вафат инде. Балалары булмаган мәрхүмнәрнең, шуңа да сугышчан бүләкләрен күршеләре саклый. Фронтта  геройларча сугышып, төрле орден-медальләргә лаек булучылар әлкилеләр арасында бик күп булган бит. Әнә шул бүләкләрнең язмышы борчый мине. Исәнме алар, кемнәр кулына күчкән, ничек саклана? Хәтерлим әле, малай чагымда бабайның медален тагып урамга чыга идем, иптәшләр белән сугыш уйныйбыз. Аларның да күлмәкләрендә дәү әтиләренең сугышып алган медальләре, орденнары... Чабышып уйнаганда кайсы төшеп калган, югалгандыр аларның... Бик җәл! Моңарчы сакланганнарын да югалтмыйсы иде бит!–дип  бик дулкынланып башлады сүзен Виктор Павлович һәм мондый тәкъдимен җиткерде: С.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Ватан сугышында катнашкан якташларының сугышчан бүләкләрен кабул итәргә әзер. Музейда алар өчен экспозиция ясау мөмкинлеге дә бар. Ветеранның фоторәсемен, сугышчан һәм тормыш юлы тасвирламасын, орден-медальләрен урнаштырып, аны саклауны һәм музейга килүчеләргә күрсәтүне  үз өсләренә ала аның хезмәткәрләре.

 

“Җиңү юлы”: беркемне дә югалтмаска иде

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап Мәскәүдәге Җиңү паркында храм төзелүе, анда сугышта катнашкан һәр кешенең исем-фамилиясе кертелгән “Җиңү юлы” ди аталган бердәм интерактив мәгълүмат базасы туплау хакында күпләр ишетеп беләдер. Безнең районнан Ватан сугышына ничә кеше алынуы әлегә чаклы төгәл мәгълүмат түгел. Фронтка 6 мең, 8 меңнән артык кеше чакырылган, дигән фикерләр бар. Моның сәбәпләре төрле. Беренчедән, район 1941 елда бүгенге чикләрендә булмаган, кайбер авыллар Юхмачы, Кузнечиха районнарына караганлыктан, фронтка кешеләрне аларның хәрби комиссариатлары озаткан. Икенчедән, эшкә я командировкага, кунакка һ,б, сәбәп белән читкә китүчеләр турында да мәгълүматлар район хәрби комиссариатында булмаска мөмкин.

–Мин районнан 8 меңнән артык кеше алынган, дигәнгә ышанам. Әмма төгәл мәгълүмат исемлектә 6512 исем фамилия генә бар. Бердәм базага җибәрү өчен аларның фотолары да кирәк. Монысы белән бөтенләй харап эшләр: без нибары 287 сугышчы якташыбызның фоторәсемнәрен таптык. “Хәтер юлы” порталына мөмкин булганча күбрәк мәгълүмат тапшырасы иде. Бу эштә райондашлардан – өлкән буын вәкилләреннән, җирле үзидарәләр, мәктәпләрдән ярдәм көтәбез,–диде комиссар Виктор Лаврентьев.

 

Фронтовик хатлары

Халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы шаһитлары – фронттан язылган хатлар язмышы да борчый комиссарны.

–Бәлки кайбер гаиләләрдә сугыш кырларыннан килгән хатлар әлегә кадәр сакланадыр. Билгеле, алар бик тә газиз, кыйммәтле ядкәрләр. Ләкин хатлар язылган кәгазь вакыт узу белән ныклыгын югалта, кибә, каләм карасы төссезләнә. Мондый хатлар билгеле бер шартларда сакланырга тиеш. Бәлки, моны аңлап, кемдер бу хатларны музейга тапшыруны кулай күрер. Ә анда инде тиешле температура, дымлылык режимында алар алга таба да бик әйбәт сакланачак,–ди ул.

Хәтер ул данлы вакыйгаларны үз башыннан кичергәннәрнең хикәяләре дә, хат-хәбәрләр дә, бабайдан калган медаль я пилотка да булырга мөмкин. Киләчәк буыннар илебез тарихын онытмасын, аның белән горурлансын дисәк, бүген кулда булган ядкәрләрне ышанычлы итеп сакларга бурычлы без. Хәрби комиссар Виктор Лаврентьев әлкилеләргә төбәп әйткән мөрәҗәгате, тәкъдиме нәкъ менә шул турыда. Бәлки, кемдер шулай эшләр дә?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев