Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Велосипедчылар ярышты

19 июньдә Базарлы Матакта ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган велосипедчылар ярышы булды.

Фоторепортаж

Эш көне тәмамланганда бәйгедә катнашучылар дәртле музыка яңгырап торган Үзәк парк янына җыелды. Узышта 50 дән артык кеше катнашты. Нинди генә велосипедлар юк иде биредә! Зурлар һәм кечкенәләр, гади һәм тиз йөрешлеләр... Ярышта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова сәламләде, уңышлар теләде.

Велоярышка старт Иске Матак авылына илтүче борылышта, питомник янында бирелде. Велосипедчылар 2 километр дистанциядә көч сынашты. Һәркем финишка беренче килергә омтылды. Һәм менә җанатарлар җиңүчеләрне сәламләде.

“Иң актив класс” номинациясендә җиңүгә Базарлы Матак урта мәктәбенең 3 А сыйныфы лаек булды. Ә хатын-кызлар арасындагы бәйгедә әлеге сыйныф җитәкчесе Татьяна Балакирева беренчелекне алды. Ир-атлар арасында Илһам Сабитов җиңү яулады.

Җиңүчеләрнең барысына да грамоталар һәм призлар тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев