Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында янгын хәвефсезлеге турындагы закончалыкның үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә байтак кимчелекләр ачыкланган

 Янгын – кешеләр иминлегенә һәм гомеренә янаучы афәт.

Ни аяныч, моңа әледән-әле инанырга туры килә. Март аенда Кемеровода сәүдә үзәгендә чыккан зур янгында дистәләгән кешеләр һәлак булды. Әлбәттә, мондый фаҗигаләрдән сабак алырга, алар кабатланмасын өчен барлык саклык чараларын күрергә кирәк.

Кемероводагы гадәттән тыш хәлдән соң район прокуратура­сы районара янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә халык күп була торган объ­ектларда янгын хәвефсезлеге закончалыгының ничек үтәлүен тикшерделәр.

Район прокуроры ярдәмчесе Әнвәр Шакиров хәбәр итүенчә, “Алинә” универсаль спорт залын­да, “Альянс” бизнес-үзәгендә, Юх­мачыдагы өлкәннәр һәм инва­лидлар интернат-йортында, “Три тополя” кафесында, “Олимп” һәм “Алып-Хан” сәүдә йортла­рында, Иске Камка мәктәбе би­насында шундый сигез тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә закон бозуның 14 очрагы ачыкланган. Алар буенча алты күрсәтнамә юлланган, өч кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Әнвәр Шакиров әйтүенчә, Иске Камка башлангыч мәктәбе бинасында автомат янгын сигнализациясенең эшләмәве ачыкланган. Биредәге янгын хәвефсезлеге таләпләренең үтәлеше өчен җаваплы кеше сигнализациядә төзексезлек ха­кында Алпар мәктәбе директо­рына хәбәр итмәгән. Шул уңайдан прокуратура Алпар урта мәктәбе җитәкчесенә күрсәтнамә юлла­ган. Җитешсезлекләр тиз арада төзәтелгән.

“Альянс” бизнес-үзәгендә дә янгын хәвефсезлеге турын­дагы закончалыкны үтәүдә байтак кимчелекләр ачылган. Биредә автомат янгын сигна­лизациясе һәм ут-күз чыккан очракта хәбәр бирү, кешеләрне эвакуацияләү системалары ку­елмаган, эвакуацияләү юллары әйбер белән томаланган. Бина янгыннан саклану җайланмасы белән җиһазланмаган, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тиешенчә комплектланмаган. Янгын очрагында кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелми, җаваплы вазый­фаи зат янгын-техник мини­мумы программасы буенча өйрәнү үтмәгән. Бу һәм башка кимчелекләрне бетерү турында прокуратура эшмәкәр Р.З. Мәр- дегалләмовага күрсәтнамә юл­лаган.

Бу атнада Казандагы “Порт” сәүдә үзәгендә чыккан янгын ут- күздән саклану таләпләрен тай­пылышсыз үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер кат раслады. Карактан кала, уттан калмый, дип нигезсез әйтми шул халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев