Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче, авыр чир белән көрәшүче Айрат Вәлиевкә ярдәм кирәк

Авыр чир белән көрәшүче райондашыбыз Айрат Вәлиев безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Базарлы Матакта яшәүче Вәлиевләр гаиләсенә килгән сынау турында газетада язган идек инде. Яман шеш белән авыручы 33 яшьлек Айрат хәзер Төркиядәге бер клиникада тикшерү һәм дәвалау уза. Әнисе Фирая ханым әйтүенчә, радиотерапия курсларының күпмедер файдасы сизелә, Айратның хәле бераз җиңеләйгән. Тиздән биопсия анализы нәтиҗәләре дә билгеле булачак. Айрат үзе дә, якыннары да чирнең җиңеләсенә, терелеп аякка басуга өметләнәләр. “Газетада мәкалә чыккач, байтак кеше безгә ярдәм кулы сузды. Күршеләребез, туганнарыбыз, классташларыбыз, Үргәгар мәчете матди булышлык күрсәттеләр. Бер белмәгән кешеләрдән дә ярдәм алдык. Хәсрәтебезгә битараф калмаган һәркемгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез”,–ди Фирая Вәлиева.

Савыгуга өмет белән яшәүче Айратка әле матди ярдәм кирәк. Чит илдә яшәү, клиникага йөреп дәвалану бик кыйммәткә төшә. Райондашыбызны авыр чирдән йолып калырга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Фирая Вәлиеваның телефон номеры: 89376158803. Аның банк картасы да шушы номер белән бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев