Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче хатын-кыз мошенникларга 500 мең сумнан артык акча күчергән

Яман ниятле бәндәләр алдау юлы белән кешеләрнең акчаларын алуның яңадан-яңа ысулларын табалар. Күптән түгел районыбызда яшәүче хатын-кыз мошенниклар кармагына эләкте. Аларга ул зур суммада акча күчергән.

Бу хәл быел ноябрь аенда була. Район авылларының берсендә яшәүче хатын-кызга телефоннан таныш булмаган ир-ат шылтырата һәм үзен ФСБ (Федераль иминлек хезмәте) хезмәткәре дип таныштыра. Аферист әлеге хатынга мошенникларның аның исеменә янәсе кредит алуын әйтә. Бу кредитны юкка чыгару өчен (анулировать) аның үзенә шундый ук суммага кредит алырга кирәк, дип инандыра. Әлеге ханым үзенең һәм иренең банк карталары номерларын “ФСБ хезмәткәренә” җиткерә. Шуннан мошенник ир белән хатынга 350 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерә. Һәм аларны әлеге акчаларны карталарыннан алырга күндерә. Тегеләр Казанга барып акчаны алалар һәм мошенникның счетына күчерәләр.

Моның белән генә тукталып калмыйча, аферист әлеге хатынны икенче бер банктан тагын 200 мең сум кредит алырга инандыра. Бусында кредитны шактый югары процент белән алалар. Һәм тагын тулысы белән теге бәндәнең счетына салалар.  

Болардан тыш, хатын банктан мобиль телефонына “Кодны беркемгә хәбәр итмәгез” дигән текст белән килә торган кодларны һәм банк карталары номерларын  аферистка җиткереп, ирен хезмәт хакыннан да мәхрүм итә. Шулай итеп, мошенниклар ятьмәсенә эләккән райондашларыбыз гаиләсенә 500 мең сумнан артык зыян китерелә. Бу әле кредит процентларын исәпләмичә.

Ир белән хатын үзләренең алдануларын аңлаганда терсәкне тешләргә соң була инде. Бәлагә таручылар район эчке эшләр бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәләр. Өлкән тикшерүче Анастасия Леонтьева хәбәр итүенчә, әлеге факт буенча тикшерү бара.

Кырыкалдарларның җинаятьчел гамәлләре хакында кисәтүләр массакүләм мәгълүмат чараларында даими басылып тора. Безнең газета да бу хакта бер генә язмады. Ни кызганыч, кайберәүләр бүтәннәр ялгышыннан сабак алмый, мошенникларның алдавыч ятьмәсенә эләгә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының (МВД) Әлки районы буенча бүлекчәсе өлкән тикшерүчесе Анастасия Леонтьева әлкилеләрне уяу булырга, алдакчылар корбаны булудан сакланырга өнди:

  • Әгәр сезгә таныш түгел кешеләр шылтыратып, картагызның номерын, аның гамәлдә булу срогын, ПИН-кодын яисә бүтән шәхси мәгълүматларны әйтергә тәкъдим итәләр икән, кичекмәстән элемтәне өзегез – болар мошенниклар! Алар үзләрен банк вәкилләре, ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы яисә бүтән хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип атарга, әлеге ведомстволарның ялган телефон номерларын файдаланырга мөмкиннәр. Әмма болар барысы да сезне үз кармакларына эләктерү ысулы гына. Мондый шылтырату булганда тизрәк сөйләшүне туктатыгыз һәм үзегезнең банк картасының икенче ягында күрсәтелгән рәсми номер буенча банкка мөрәҗәгать итегез. Сезнең карта белән шундый манипуляцияләр булганмы икәнлеген ачыклагыз. Шуны истә тотыгыз: банк хезмәткәрләре беркайчан да сезнең белән телефоннан элемтәгә кереп банк карталары мәгълүматларын,  кодларын һәм парольләрен сорамаячак. Уяу булыгыз!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X