Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче мөселманнар Ураза Гаетен бәйрәм итәләр

2 майда районда яшәүче мөселманнар ислам диненең ике зур бәйрәменең берсен – Ураза Гаетен бәйрәм итәчәкләр. 

Хөрмәтле райондашлар! Сез 30 көн буе Аллаһ ризалыгы өчен дип иртән таң атканнан алып кичен кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасы тоттыгыз. Олы түземлек һәм сабырлык күрсәтеп, Аллаһның берлегенә һәм барлыгына ышанып, игелекле гамәлләр кылырга тырыштыгыз. Бу айда ашаудан тыелып тору янәшәңдә генә авыррак тормыш белән гомер итүче, мохтаҗлык кичерүче кешеләрнең хәлләрен яхшырак аңлауга китерә, аларга ярдәм кулы сузу теләген ныгыта. 
Рамазан ае буена безнең районда ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Аларда дин мәсьәләләре генә түгел, Әлки төбәге һәм шунда яшәүчеләрнең көнкүрешләренә, яшьләрне тәрбияләүгә, өлкәннәр турында кайгыртуга кагылышлы темалар да күтәрелде. Мәҗлесләргә килүчеләр, тормыш тәҗрибәләренә таянып, файдалы киңәшләрен бирделәр, тәкъдимнәр керттеләр. Шунысы сөендерә: районыбызда төрле милләт һәм конфессияләр вәкилләре тату, туганнарча дус булып гомер итәләр, икътисадның төрле тармакларында намуслы хезмәт куялар. Без бергәләп барысын да булдырабыз!
Хөрмәтле мөселманнар! Сезгә нык исәнлек, тормыш иминлеге, бәрәкәтле гомер телим. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев