Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүчеләр гаиләләрдәге имин булмаган хәлләр турында “кайнар линия”гә хәбәр итә ала

21 июньдә Татарстанда гаиләләрдәге имин булмаган хәлләр, көнкүреш белән бәйле конфликтлар мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачыла.

Телефоннан шылтыратып, ата-аналарның үз балаларын тиешенчә тәрбияләмәүләре, карамаулары, үз вазыйфаларын үтәмәүләре, шулай ук балалар я өлкән яшьтәгеләр исәнлегенә, гомеренә куркыныч янаган хәлләр турында белгечләргә хәбәр итәргә була. Шылтыратучылар белән Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, эчке эшләр министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек  һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт-Милосердия” берләшмәсе вәкилләре сөйләшеп, киңәшләрен бирәчәк.

“Кайнар линия” телефоны (843) 236-00-71. Шылтыратулар 9.00-16.00 сәгатьләрдә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев