Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүчеләрне торак төзелешендә яңалыклар көтә

Россия Федерациясе хөкүмәте авыллар территорияләрен комплекслы үстерү буенча 2020-2025 елларга исәпләнгән дәүләт программасын кабул итте. Яңа программа авыл халкын һәм авылда яшәп эшләүче яшьләрнең торак шартларын яхшырту хакындагы программаларны алыштырачак.

Хөкүмәт авыл җирендә гомер итүчеләрне уңайлы тораклы итү өчен нинди чаралар планлаштыра соң? Бу турыда без район башкарма комитетының торак төзелешен субсидияләү бүлеге начальнигы Фирдүс Нуруллиннан сораштык.

–Комплекслы программа, торак төзелешен финанслауны алга куеп, Россия кредит оешмаларына һәм “дом.рф” акционерлык җәмгыятенң моңарчы бирелгән торак кредитлары буенча алып бетермәгән керемнәрен каплау һәм гражданнарга ташламалы ипотека кредите бирү өчен субсидияләүне күз алдында тота. Бу чара 25 елга 3 процентлы кредит бирүне гарантияләячәк.

–Фирдүс Габбасович, ә авылларда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен ничек кайгыртачак бу программа?

–Беренче чиратта Россия төбәкләре бюджетларының төзелешенә тәгаенләнгән өлеше субсидияләнәчәк. Программа буенча авыл кешесенә торак төзү яисә сатып алу өчен акча бүлеп бирүне күз алдында тота. Анда авыл җирендә даими яшәүче һәм эшләүче кешеләр, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук авылга кайтып яшәргә һәм эшләргә теләк белдерүчеләр катнаша ала. Бу кешеләрнең эшләү урыны авыл хуҗалыгы сәнәгатендә яисә җәмгыяви тармакларда (мәгариф, медицина, мәдәният учреждениеләрендә) булырга тиеш.

–Программада катнашу өчен ниндидер шартлар бармы?

–Әйе, бар. Өстә әйтелгән авыл җирендә даими яшәп эшләүдән тыш торак төзү яисә сатып алу өчен аның бәясенең 30 проценты кадәр үз средстволарың булу һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылу. Читтән кайтып урнашырга теләүчеләр өстәмә әйтелгәннән кала яшәү урынында теркәлергә һәм яшәп эшләргә теләгән җирдә үз милекләрендә тораклары булмаска тиеш. Программа ярдәмнендә тораклы булганнан соң ким дигәндә 5 ел авылда эшләргә кирәк булачак.

–Фирдүс Габбасович, сез әйткән шартлар үтәлгән очракта яңа өйле булам дигән кеше нинди күләмдәге ярдәмгә өмет итә ала?

–Ярдәм күләме  торак бәясенең 70 процентын тәшкил итәчәк. Бер кешегә 33 кв, метр, 2 кешелек гаиләгә 42 кв. метрлы, гаиләдә өч һәм аннан күбрәк кеше булса, аларның һәркайсына 18 әр кв, метр торак мәйданы субсидияләнәчәк.

–Берничә ел инде авыллрада арендага бирелә торган торакны күбрәк төзү кирәклеге хакында төрле даирәләрдә сүз алып барыла. Бу юнәлештә яңалыклар бармы?

–Комплекслы программада яшәп тору өчен килешү буенча бирелә торган торакны субсидияләү дә күздә тотыла. Бу юридик затларда, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрдә эшләүчеләрне тораклы итү мөмкинлеген бирәчәк. Максат –торак төзү, шартлар шул ук дияргә була. Бер өстәмәгә игътибар итик: авыл җирендә әти-әнисе йортында яшәүчеләр дә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылачак хәзер, аларга да арендалы торакны дәүләт ярдәме белән төзү мөмкинлеге ачыла.

–Финанслау шул ук шартлардамы?

–Юк. Торак төзү өчен кирәкле средстволарның 20 процентын эш бирүчеләр түли, чыгымнарның 80 проценты РФ субъекилары бюджетлары аша субсидияләнә.

–Мондый торак кем мөлкәте булып саналачак соң?

–Арендалы торак муниципаль берәмлекләр милкендә яисә өлешле мөлкәт булачак. Ләкин шунысы яхшы: эш бирүче белән ике арада төзелгән килешү буенча 5 ел эшләгән кеше әлеге торакны аның исәпләнгән бәясенең 10 проценты кадәр акчага сатып ала алачак. Әгәр инде 10 ел яшәп эшләсә, торак бәясенең 1 процентын гына түли.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Яңа мөмкинлекләр район авылларын саклап калуга хезмәт итәр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев