Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында язгы каникул көннәрендә ЮХИДИ бүлекчәсе оператив-профилактика чарасы үткәрә

Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатында район ЮХИДИ бүлекчәсе 19 марттан 31 мартка кадәр “Язгы каникул” профилактика чарасы үткәрә.

Бу атна ахырында район мәктәпләрендә язгы каникул башлана. Билгеле, ял чорында балалар күп вакытларын урамда, саф һавада уздырыр. Экскурсияләргә, шәһәрләргә баручылар да булыр. Бу вакытта балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен кисәтү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар үткәрәчәк. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, тикшерүләр вакытында балигъ булмаган пассажирларны йөртү, юлда җәяүлеләргә өстенлек бирү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмауга аеруча әһәмият биреләчәк. Балаларга, әти-әниләргә юлда хәвефсезлек таләпләрен үтәү зарурлыгы аңлатылачак. Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Язгы каникул көннәрендә бу аерата мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев