Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Язгы каникул” профилактика чарасы уза

​​​​​​​17 марттан 30 ына кадәр республика территориясендә, шул исәптән безнең районда “Язгы каникул” профилактика чарасы уза.

  Ул балаларның юлда һәм транспортта зыян күрүен кисәтүгә юнәлдерелгән.

Быелның ике аенда республикада балалар катнашында 61 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда дүрт баланың гомере өзелгән, 63 е җәрәхәтләр алган.

Кызганыч, соңгы вакытта районыбызда да балалар зыян күргән берничә юл-транспорт вакыйгасы булды.

Узган елның 23 октябрендә Базарлы Матакта җәяүлеләр кичүендә Лада автомобиле йөртүчесе балигъ булмаган ике кыз баланы бәрдерде. Авыр тән җәрәхәтләре алган үсмерләр республика клиник хастаханәсенә озатылды. Авариянең сәбәбе – Лада йөртүчесенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы.

Быелның 23 февралендә Базарлы Матак-Югары Колок автоюлының 40 нчы чакрымында булган авариядә җиңел автомобильнең балигъ булмаган пассажиры – 15 яшьлек малай зыян күрде. Әлеге юл-транспорт вакыйгасы җиңел автомобиль йөртүчесенең юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуы – алда баручы йөк автомобиленә кадәр хәвефсез дистанцияне сакламавы аркасында килеп чыкты.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге, ә арткы утыргычында 7 яшькә кадәрге балалар авырлыгына һәм буена туры килгән махсус креслода йөрергә тиеш. 12 яшьтән олырак балаларның хәвефсезлек каешлары белән каптырылган булуы зарур.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис САФИН әйтүенчә, автоинспекторлар балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып баралар. Әйтик, узган ел балаларны транспортта махсус креслода йөртү таләбен үтәмәүнең 21 очрагы ачыкланган. Быел әлеге кагыйдәне бозу белән бәйле өч факт теркәлгән. Кагыйдә бозучыларга 3 мең сум күләмендә административ штраф салынган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Алар турында мәгълүматлар үзләре укый торган мәктәпкә юлланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев