Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында язгы кыр эшләре актив алып барыла

Районда уҗым культуралары тулысынча диярлек тукландырылды. Көзеннән 24,3 мең гектарда чәчелгән мәйданнарның 98 процентына минераль ашламалар кертелде.

Күпьеллык үләннәр чәчелгән мәйданнарның 7,4 мең гектарына ашлама кертелгән, һәм барлык кырларның 85 процентында дым каплау үткәрелгән.

Тырмалау эшләре соңгы көннәрдә туңга сөрелгән басуларда актив алып барыла.  Барысы 27 мең гектар мәйданда дым капланды. Бу планга карата 63 процент дигән сүз. Бу атнада районда туңга сөрелгән җирләрдә тулысынча тырмалау үткәреп бетереләчәк.

Кайбер хуҗалыкларда уҗым басуларында дым саклау эшләрен башладылар. Күп урыннарда тырма агрегатлары тәүлек буе эшләтелә. Берничә фермер хуҗалыгында һәм “Хузангай” җәмгыятендә узган атнада арпа чәчә башладылар.

Бүген-иртәгә “ВостокЗернопродукт” хуҗалыклары да арпа һәм көнбагыш чәчүгә керешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев