Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өйләрнең янгынга каршы торышын тикшерәләр

Быелның 10 аенда районда торак секторында 15 янгын булган.

Бәхеткә, утта зыян күрүчеләр, үлүчеләр юк. Бу хакта Әлки һәм Спас районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радис Инсапов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, елның елында районда була торган янгыннарның 42 проценттан артыгы торак йортлар өлешенә туры килә.

Ә республикада елның 10 аенда торак секторында 1946 янгын булган. Аларда 121 кешенең гомере өзелгән.  Утта һәлак булучылар саны узган елгыга караганда шактый арткан. Октябрьдә генә дә ялкында 22 кеше үлгән.

Йорт-җирдә янгыннарны булдырмау максатында ноябрь аенда республикада, шул исәптән безнең районда да “Торакта хәвефсезлек айлыгы”  игълан ителде. Әлеге акция  өй һәм фатирларда янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозуны кисәтүне күздә тота.

Өйдә ут чыгуны, анда кешеләрнең зыян күрүен булдырмау, һәр җирдә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең төгәл үтәлүенә ирешү максатында районда профилактика төркемнәре булдырылган. Алар составына янгын сагы, полиция хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары,  социаль яклау, газ хезмәте, электр челтәрләре вәкилләре керә. Әлеге төркемнәр авылларда булып, өйләрнең янгынга каршы торышын тикшерәләр. Шулай ук халыкка янгын хәвефсезлегенең мәҗбүри таләпләрен төшендерәләр, өйдә автоном янгын “хәбәрчеләре” урнаштыру зарурлыгын аңлаталар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев