Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ бүлекчәсе “Язгы каникул” оператив-профилактика чарасы үткәрә

31 мартка кадәр район ЮХИДИ бүлекчәсе “Язгы каникул” оператив-профилактика чарасы үткәрә.

Әлеге чара балаларның юлда һәм транспортта зыян күрүен, имгәнүен булдырмау максатында оештырыла. Район полиция хезмәткәрләре бу чорда балигъ булмаган пассажирларны йөртү, җәяүлеләргә юл бирү белән бәйле кагыйдәләрне бозуга юл куймау буенча рейдлар үткәрә, балаларга һәм үсмерләргә, аларның әти-әниләренә юлда хәвефсезлек таләпләрен үтәү зарурлыгын аңлата. Район дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүче һәркемне үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Бу язгы каникул чорында да, гомумән, һәрчак мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев